Депутатлар округларда

2025 елның 10 октябре, җомга, 09:17

Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, картлар һәм инвалидлар йортларында булды, шулай ук Укытучылар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.  

10 октябрьдә Казан шәһәре Совет районының 101 нче мәктәбе территориясендә Геройлар аллеясына нигез салынды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, волонтерлар, укучылар көче белән 15 кызыл яфраклы имән утыртылды. Чарада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, мәктәптә патриотик тәрбия традицияләре дәвам итә, ә утыртылган агачлар геройларның батырлыкларын искә алу символы булып тора. Мондый чаралар балаларда туган илгә мәхәббәт тәрбияли.

8 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров Сарман районының Җәлил интернат-йортында булды, кунакларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, интернат-йортның хезмәт коллективы белән аралашты.

Шул ук көнне Рияз Комаров Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Исмәгыйлевкә күчтәнәч һәм бүләкләр тапшырды. Габделәхәт Исмәгыйлев 1927 елда Азнакай районының Буралы авылында туа. Хәрәкәттәге армиягә 1944 елда алына. 48 нче чик буе отрядында хезмәт итә: чик саклый, хәрби складларны саклый, аерым автотранспорт батальонында укчы була. Сугышчан хезмәтләре өчен югары дәүләт бүләкләр белән бүләкләнә.

8 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районында булды, анда укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Нәҗип Хаҗипов шулай ук Азнакай шәһәрендә гражданнарны кабул итте, ә Актүбә бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интрнат-йортта булды.

8 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов катнашында «Барысы да җиңү өчен» халык фронты проекты кысаларында Татарстан сугышчысына автомобиль тапшырылды. Транспорт чарасын Идел буе федераль округы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге фронт ихтыяҗлары өчен тапшырды. "Үзәк җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә җаваплылыклары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт! Ватанны саклау бурычларын үтәүдә сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез", – диде Ринат Фазылов.

7 октябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Татарстан Республикасындагы Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Мамадыш шәһәрендә җәмәгать тәртибен саклауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, казанлылар Воровский урамындагы балалар бакчасы янында урам утлары булмавына зарланды. Барлык сорауларны да Лилия Маврина үз контроленә алды. 

7 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казанның «Мирный» мәдәният йортында бакчачылыкны яратучылар клубы әгъзалары белән очрашты. Көмеш яшьтәге волонтерлар чәчәкләр күчереп утырту буенча мастер-класс үткәрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. “Мондый очрашулар актив озын гомерлелекне саклап калырга ярдәм итә, өлкәннәргә үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә", – дип белдерде Ольга Воронова.

7 октябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мамадыш районының Шәдче авылында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Депутат интернатта тәрбияләнүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлады, аларга хезмәттәге казанышлары һәм хәзер үзләренең бай тормыш тәҗрибәләрен үсеп килүче буынга актив тапшырулары өчен рәхмәт белдерде. Марат Әхмәтов Дәүләтнең өлкән буынны социаль яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирүенә басым ясады. "Без социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерүне дәвам итәбез, учреждениеләрне яңартабыз, яңа төр ярдәм программаларын кертәбез. Һәр пенсионерның үзен кирәкле итеп хис итүе һәм уңайлы шартларда яшәве мөһим", – диде ул. Шул ук көнне Марат Әхмәтов район үзәк хастаханәсенең капиталь ремонттан соң хуҗалык блогын ачу тантанасында катнашты.

7 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Әтнә районына эш сәфәре кысаларында укытучылар көненә багышланган чарада катнашты.  

7 октябрьдә Казан дәүләт медицина университетында булачак әниләр өчен "La Primavera" камера оркестрының традицион концерты булды. Чарада катнашучыларга Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов мөрәҗәгать итте.  Депутат булачак әниләргә сәламәтлек, бәхетле ана булуларын теләде.

7 октябрьдә Казан шәһәренең «Уникс» мәдәни-спорт комплексында КФУның беренче курс студентлары көненә багышланган концерт булды. Казан университетының беренче курс студентларын бәйрәм белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева котлады.

4 октябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган спорт һәм сугышчан самбо буенча Бөтенроссия турнирын ачу тантанасында катнашты. Ярышлар ел саен уздырыла, быел турнир Казанга Россиянең 26 төбәгеннән 200дән артык спортчыны җыйган. Ярышларда катнашучыларга һәм җанатарларга мөрәҗәгать итеп, Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, чара батырлык, рух һәм Россия Геройларына хөрмәт символы булып тора. "Сугышчан сәнгатьне белгән кешеләр махсус хәрби операциядә аеруча көчле һәм кирәкле. Һәм спортның теләсә кайсы төренең төп бурычы – балаларыбызда патриотлык, ныклык һәм җиңүгә омтылыш формалаштыру", – диде Ольга Воронова.

3 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хәйрия акциясе узды. Бәйрәм Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова ярдәме белән оештырылды. Быел даими акциягә Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы хезмәткәрләре дә кушылды, алар интернатта торучылар өчен кирәкле әйберләр җыюда катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International