РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясенең юбилей утырышы Казанда узачак

2025 елның 14 октябре, сишәмбе, 15:05

Бүген Казанга эш визиты белән сенатор, РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Ильяс Умаханов килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Ильяс Умахановны ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов каршы алды.

Ильяс Умаханов җитәкчелегендәге Федерация Советы делегациясе Татарстан башкаласына 15 октябрьдә республика парламентында узачак Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы парламентларының югары палаталары арасында хезмәттәшлек комиссиясенең унынчы юбилей утырышында катнашу өчен килде. Утырышны комиссия рәистәшләре – РФ ФС Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Ильяс Умаханов һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев үткәрәчәк. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

Сенаторлар Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы парламентара хезмәттәшлегенең яңа юнәлешләре, Россия базарына авыл хуҗалыгы продукциясе китерү өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне интеграцияләү процессларын законнар белән тәэмин итү,  ике илләр арасында туристлар алмашуын активлаштыру турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, парламентарийлар Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында төбәкара элемтәләрне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга ниятли, аерым алганда, сүз Татарстанның Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлеге турында барачак. Комиссия утырышының көн тәртибенә шулай ук нацизмны геройлаштыруга каршы тору һәм Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне саклау бурычлары турындагы мәсьәлә кертелгән.

Федерация Советы делегациясе составында – Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Баир Җамсуев, Бюджет һәм финанс базарлары комитеты рәисе урынбасары Әхмәт Салпагаров, Федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты әгъзасы Надежда Ильина. 

Казанга визитлары кысаларында комиссия әгъзалары Татарстанның икътисадый, инвестицион, мәдәни һәм туристик потенциалы белән танышырга, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта,  «Химград» технополисында  һәм Иннополис булырга ниятлиләр. Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Үзбәкстан автономиясе активы һәм Татарстанда укучы Үзбәкстан студентлары белән очрашу планлаштырылган.

Туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштыру мәсьәләләре турында ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында фикер алышачаклар. Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасына һәм Казан Кремленә бару планлаштырыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International