Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиев турында: «Аның исеме тарихта калачак»

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе, 15:36

Бүген Казанның «Курган» күмү комплексында танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм 1 нче - 5 нче  чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев каберенә таш куелды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразыев һәм Равил Әхмәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, фәнни һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре, сәясәт һәм җәмәгать  эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары катнашты.

Разил Вәлиев нәкъ 2 ел элек, 2023 елның 20 октябрендә вафат булды. Республика парламенты җитәкчесе, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, Разил Вәлиевнең татар халкы һәм Татарстан парламентаризмы тарихында якты эз калдыруын билгеләп үтте.

«Бергә хезмәт куйган елларыбызны искә төшерәм. Аның хезмәтен, республика үсешенә һәм халыкара тынычлыкка керткән өлешен искә алабыз. Без аңа мәңге рәхмәтле! Разил Вәлиев – Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә танылган депутат, язучы иде. Күптән түгел мин Мәскәүдә  татар мәдәнияте көннәрендә булдым, анда да Разил Вәлиевны искә алмау мөмкин түгел. Берәү аның шигырен чыгып укый, икенчесе ул язган җырны җырлап бирә, кемдер сүз белән хәтергә ала. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр», – дип белдерде парламент рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиевнең  Республика Конституциясенә татар теленең дәүләт статусы турындагы нигезләмәне кертү инициаторы булуын билгеләп үтте. «Парламент утырышларындагы якты, тәэсирле чыгышлары белән ул депутатларны бу карарның кирәклегенә ышандыра алды, туган телебезне саклап калу өчен күп эшләр башкарды. Ул  – тарихны тирәнтен белгән һәм алга таба карап эш итү сәләтенә ия булган зур җәмәгать эшлеклесе иде».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Разил Вәлиев, республика парламенты депутаты буларак, халыкка хезмәт итүне үзенең бурычы дип санаган.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Разил Вәлиев белән шәхси мөнәсәбәтләре турындагы истәлекләре белән дә уртаклашты.  «Аның китаплары, шигырьләре миңа туган телемне – татар телен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итте», – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы советы рәисе Васил Шәйхразыев Разил Вәлиевнең татар дөньясының мәдәни берләшмәсенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. «Өлкәләр буйлап сәяхәт иткәндә, чит илләрдә татарлар белән аралашканда без ватандашларыбызга Разил Вәлиев китапларын бүләк итәбез һәм шул рәвешле аларның йөрәкләренә үтеп керәбез. Аның иҗатын беләләр, хөрмәт итәләр, ә аның турында хәтер һәрвакыт яшәячәк». 

ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин агымдагы елның августында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узган Разил Вәлиевне искә алу кичәсен үзгә җылылык белән искә алды. Аның сүзләренә караганда, музыкаль-шигъри чара меңләгән ватандашларны җыйган, башкаланың рухи тормышында якты вакыйга булган. «Мәскәү өлкәсендә күп кенә якташларыбыз яши, аларның күбесе, Разил Вәлиевнең шигырьләрен ишетеп, күңелләреннән туган якларына әйләнеп кайта. Шагыйрьнең иҗаты искиткеч тәрбияви көчкә ия», – дип билгеләп үтте Равил Әхмәтшин.

Разил Вәлиев турындагы хатирәләре белән Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, «Шаян ТВ» телеканалы директоры Рамилә Сәхабетдинова уртаклашты. Чараны Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып барды.

Ачык граниттан эшләнгән һәм Көнчыгыш стилендәге мозаика белән бизәлгән һәйкәлнең авторы – шагыйрьнең тол хатыны Алия Вәлиева. Ул иренең иҗатын хөрмәт итүче һәм хәтерләүче һәркемгә рәхмәтен белдерде.  «Разил гаҗәеп якты күңелле, татар халкының чын улы, шул ук вакытта интернационалист та иде, – диде ул. – Ул һәр халыкның үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүен теләде. Һәйкәл төзү өстендә эшләгәндә, халкыбызның бай тарихын, Рәзилнең талантын һәм зирәклеген чагылдырасым килде». 

Бүген чарада катнашучылар шагыйрь каберенә чәчәкләр салдылар. 

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Ул башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күрше Шәңгәлче авылының 8 еллык мәктәбендә һәм Түбән Кама урта мәктәбендә укый. 1965-1967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты, 1967 елда  «Казан утлары» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли, ә 1967-1972 елларда Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. 1976 елдан «Ялкын» журналының редакция коллегиясенә керә, 1981 елдан 2023 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм 1981-1986 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы була. Разил Вәлиев ТАССР Югары Советы (1990-1995) һәм ТР Дәүләт Советы (1999-2019) депутаты була. Ул Россиянең  җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1997) һәм ТР Халык шагыйре (2011). 2023 елның 20 октябрендә вафат була.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International