Түбән Камада Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе, 11:55

Бүген Түбән Камада Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза. Парламентарийлар хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алышачак, шулай ук Дәүләт Советының чираттагы, унбишенче утырышын чакыруга бәйле оештыру мәсьәләләрен караячак. Күчмә утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Дәүләт Советы Президиумы утырышы «Сибур» предприятиесенең «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ мәйданчыгында уза. Көннең беренче яртысында парламентарийлар Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов озатуында предприятиенең җитештерү мәйданчыклары эше, яңа икътисадый һәм социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашыру белән таныштылар. Аерым алганда, парламентарийлар заводның үзәк лабораториясендә, ремонт-механика заводында һәм поликлиникада булдылар.

Хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» дөнья күләмендә синтетик каучуклар җитештерүче топ-10 компаниягә керә, синтетик полиизопрен җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе санала һәм бутил каучуклары белән тәэмин итүче буларак өченче урында тора.

Гамәлгә ашырыла торган продукция линейкасын киңәйтүгә һәм импортны алыштыруга юнәлдерелгән мөһим проектлар арасында  – ЭП-600 этилен комплексы, Гексен (быел август аенда әзер продукциянең беренче сынау партиясе алынган), этилбензол, стирол һәм полистирол җитештерү комплексы төзелеше, металлоцен полиэтилен җитештерү җайланмасын реконструкцияләү, яңа «Түбән Кама-Казан» этиленүткәргече төзелеше. 

Социаль проектларга килгәндә, 3 ел эчендә «Сибур»ның бу юнәлеш буенча гомуми инвестицияләре 13 млрд сумнан артып киткән.

Дәүләт Советы Президиумы әгъзаларының Түбән Камага эш сәфәре заводның үзәк лабораториясе белән танышудан башланды. Лаборатория чималның керүен, технологик процесслар барышын оператив рәвештә контрольдә тота, шулай ук әзер продукцияне кабул итү һәм әйләнә-тирә мохит объектларын контрольдә тоту өчен җаваплы.

Бу «Сибур»да иң зур лаборатория, аның уникальлеге шунда ки, биредә бөтен чыгарыла торган продукция сынаулары үткәрелә, ә бу 120 төрдән артык. Матди-техник базаны яңарту нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеге 2 тапкырга арткан, анализның кайбер төрләрен үткәрү тизлеге 15 тапкырга арткан, сынаулар номенклатурасы киңәйтелгән. Тәүлек эчендә заводның үзәк лабораториясе  якынча 1000 анализ ала, 3800 сынау үткәрә һәм әзер продукциянең 80 партиясен анализлый.

Бүген депутатлар предприятиенең ремонт-механика заводында да булдылар, биредә  җиһазларга хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Бу – Россиядә иң эре ремонт предприятиеләренең берсе. Җаваплылык зонасында – предприятиенең 800 мең берәмлектән артык җиһазы. Бер ел эчендә завод 20 меңнән артык запас часть җитештерә.

 «Түбән Кама Нефтехим»да заманча механика заводы төзү буенча масштаблы инвестиция проекты 2023 елда башланган. Ярты гасырдан артык эшләгән механика заводын тулысынча диярлек сүтеп, иң заманча стандартлар буенча яңадан җыялар. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 90% тәшкил итә. 2025 елның декабрендә «Түбән Кама Нефтехим»ның яңартылган производствоның барлык участоклары файдалануга тапшыруга әзер булачак.

Иң мөһим социаль объектларның берсе булган «Түбән Кама Нефтехим» поликлиникасы хәзерге вакытта 15 мең кешегә – предприятие хезмәткәрләренә, ветераннарына һәм беркетелгән кешеләргә хезмәт күрсәтә. Быел яңарту эшләре  төгәлләнгән, бинада барлык коммуникацияләр һәм түбә ремонтланган, медицина җиһазлары сатып алынган, стоматология кабинетлары һәм эндоскопия бүлеге ачылган, пациентларны электрон чират аша автоматлаштырылган маршрутлаштыру гамәлгә кертелгән. Компаниянең «Түбән Кама Нефтехим»да медицина инфраструктурасын модернизацияләүгә инвестицияләренең гомуми күләме өч ел эчендә 1,5 млрд сумнан артып киткән.

Бу минутларда «Түбән Кама Нефтехим»да Дәүләт Советы Президиумы утырышы башланды, аның көн тәртибендәге төп мәсьәлә – заманча икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International