Республика бюджеты турындагы закон проекты 29 октябрьдә беренче укылышта каралачак

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе, 13:08

Дәүләт Советының унбишенче утырышы 29 октябрьдә сәгать унда була.  Мондый карар бүген Дәүләт Советы Президиумының Түбән Камада узган күчмә утырышында кабул ителде. Утырышта 10 мәсьәлә, шул исәптән беренче укылышта 5 закон проектын һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны карау планлаштырыла.

Алдагы утырышның көн тәртибен тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышның төп мәсьәләсе 2026 елга,  2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты булачак. Татарстан Бюджет кодексы нигезендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агымдагы елның 4 октябрендә парламентка 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары кертелде.

Документлар үз юнәлешләре буенча барлык парламент комитетларында, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында җентекләп тикшерелде. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты проекты буенча җыелма бәяләмә әзерләнде. 15 октябрьдә алдагы елга бюджет проекты буенча парламент тыңлаулары булды. Тыңлаулар барышында яңгыраган тәкъдимнәр Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан гомумиләштерелде, парламент тыңлаулары тәкъдимнәрендә исәпкә алынды һәм республика Хөкүмәтенә юлланды», – диде Лилия Маврина.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта парламент утырышында беренче укылышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да каралачак.

Беренче укылышта шулай ук инновацион эшчәнлек турында Татарстан Республикасы законына, шулай ук республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Утырыш барышында парламентның контроль вәкаләтләре кысаларында шулай ук Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны карау планлаштырыла.

 «Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында» мәгълүмат тыңланачак, аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тәкъдим итәчәк.   

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2025 елның 16 октябрендәге карары белән, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Рәсим Баксиковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының вакантлы мандатлары «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясеннән кандидатларның республика исемлегеннән Эмиль Гобәйдуллин һәм Игорь Бикеевка тапшырылды. «Яңа депутатлар Дәүләт Советы комитетлары эшендә катнашу буенча билгеләнергә тиеш булачак, шуңа бәйле рәвештә аерым комитетлар составына үзгәрешләр кертү планлаштырыла», – дип аңлатты Лилия Маврина.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International