Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанның амбициоз планнарын тормышка ашыру республиканың нефть, газ, химия комплексы эшенә бәйле»

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе, 15:31

Хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм итү мәсьәләләре турында бүген «Сибур» төркеменә керүче эре нефть химиясе предприятиесе «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ мәйданчыгында узган Дәүләт Советы Президиумы утырышында фикер алыштылар. Моннан тыш, әлеге чарада Дәүләт Советының чираттагы утырышын уздыру датасы расланды.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, нефть-газ химиясе комплексы – сәнәгать флагманы һәм Татарстан икътисадының алга таба үсешенең нигезе. «Республикадан җибәрелгән продукция күләме структурасында аның өлеше 57,7% тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бюджет аналогияләреннән файдалансак, нефтьчеләр, газчылар һәм нефтехимиклар республика керемнәренең биштән бер өлешен тәшкил итәләр. Шуңа күрә Татарстан үсешенең амбициоз планнарын гамәлгә ашыру күбесенчә аларның «кәефенә», инвестицион, экспорт активлыгына бәйле».

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, холдинг җитәкчелеге һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе, меңләгән хезмәт коллективына таянып, планлы рәвештә эре инвестпроектларны гамәлгә ашыра, производстволарны үстерүгә акча тота, кадрлар, социаль һәм башка яңалыкларны кертә.

Хәзерге икътисади шартларда Татарстан предприятиеләренә ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде. «Нефть химиясе – зур үсеш ноктасы, без анда бүген импортны алыштыра, икътисадыбызны үстерә алабыз, – дип басым ясады Олег Коробченко. – Бу – нефть чыгару һәм аны эшкәртү, безнең республикада нефтьнең 30% ы әле эшкәртелми, һәм бу – зур перспектива. Әмма яңа проектларны гамәлгә ашырганда импортны алыштырыру дәүләт ярдәменнән башка бик катлаулы икәнен күрәбез».

Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 105% тәшкил иткән, төяп җибәрелгән продукция күләме – 5,6 трлн сум. Агымдагы елның 8 аенда индекс 111% ка җиткән, төяп җибәрелгән продукция күләме – 3,7 трлн сумлык. «Нигездә дәүләт ярдәме чаралары һәм сәнәгать үсешенең кластер моделе ярдәмендә бу нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булды, дәүләт, фән һәм бизнес үзара тыгыз элемтәдә килеп туган мәсьәләләрне хәл итә, инновацияләр тудыра», – дип саный Премьер-министр урынбасары.

Сәнәгать министрлыгы линиясе буенча гына да соңгы ярты елда 300 компания ярдәм алган. Дәүләт ярдәмен алган экспорт күләме 191 млн доллардан артып киткән.

Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов билгеләп үткәнчә, компаниянең инде гамәлгә ашырылган, башланган һәм 2028 елга кадәр планлаштырылган проектларга инвестицияләренең гомуми күләме ярты триллион сумга якын тәшкил итә. 3 ел эчендә Түбән Кама шәһәрен үстерүгә 13 млрд сумнан артык акча җибәрелгән.

Марат Фәләхов әйтүенчә, бүген предприятиеләр төп тышкы һәм эчке базарларда ихтыяҗның кимүе белән очраша. «Доллар курсының үзгәрүе, һичшиксез, сәнәгатьчеләр өчен бүгенге көндә шактый зур чакыру булып тора, ихтыяҗ кимү аркасында төп базарларда безнең бәяләр кими, – дип белдерде Марат Фәләхов. – Икенче яктан, теләсә нинди проблема мөмкинлеккә әверелергә тиеш, һәм без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Республика ярдәме белән хакимият институтлары, регуляторика, күзәтчелек, бергәлек аша без социаль, технологияга һәм экологиягә кагылышлы  проектларыбызны производство эчендә генә түгел, ә шәһәребездә һәм республикада да бергәләп үстерәбез».

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, утырышка йомгак ясап, «Түбән Кама Нефтехим» кебек төп предприятиеләр дәүләт тарафыннан аерым игътибар таләп итүенә басым ясады. «Ярдәм күрсәтү һәм проектларны бергәләп гамәлгә ашыру республика бюджеты күрсәткечләрен,  Рәис куйган республиканың социаль-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә», – диде ул.

Президиум утырышында шулай ук Дәүләт Советының унбишенче утырышын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International