Фәрит Мөхәммәтшин: «Гуманитар йөкләрне формалаштыруда һәм җибәрүдә булышкан барлык битараф булмаган татарстанлыларга рәхмәтлемен»

2025 елның 24 октябре, җомга, 16:04

Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында предприятиеләр һәм оешмалар, шәһәр һәм муниципаль районнар халкы белән берлектә җыелган чираттагы гуманитар колонна юлга кузгалды. Гуманитар йөк җыюда шулай ук Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 12 йөк автомобиле 180 тоннага якын гуманитар йөк бара, аның составында сезонлы яшелчәләр, эчә торган су, гигиена чаралары һәм төзелеш материаллары. Йөкне юлга озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Гадәттәгечә гуманитар ярдәмне төяү һәм җибәрү Дәүләт Советы депутаты,  «Бәхетле» компаниясе генераль директоры Мөслимә Латыйпова ярдәмендә әлеге  компания склады мәйданчыгыннан узды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партия активы, яшьгвардиячеләр һәм волонтерлар белән аралашты. «Россия Федерациясенең барлык субъектлары мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыша. Һәм без бүген Татарстаннан «Бердәм Россия» сәяси партиясе инициативасы һәм Дәүләт Советы депутатлар корпусы ярдәме белән җыелган чираттагы гуманитар йөкне җибәрәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Шул рәвешле  без махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә дә, шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүчеләргә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез».

Парламент җитәкчесе  яңа уку елы башында шулай ук мәктәп кирәк-яраклары һәм канцелярия товарлары белән гуманитар ярдәм җибәрелгәнен искә төшерде. Бу юлы йөк һава шартларыннан һәм махсус операциядә катнашучыларның һәм Донбасста яшәүчеләрнең сорауларыннан чыгып формалаштырылган: яшелчәләре, ярмалар, су, көнкүреш химиясе, кием-салым, балалар товарлары, төзелеш материаллары, мичләр, инструментлар. «Республикабыз халкы бик актив катнаша. Бу юлы йөкне җыярга Азнакай, Баулы, Балтач, Мамадыш, Сарман, Чирмешән районнары, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре булышты, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Битараф булмаган барлык татарстанлыларга ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Машина йөртүчеләргә Лисичанск һәм Рубежноега исән-сау гына барып җитүләрен, безнең ватандашларыбызга аеруча кирәк булган әйберләрне  тапшыруларын телим. Аларга бераз җиңелрәк булуын, аларның безнең ярдәмне тоюларын телибез». 

Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына ярдәм формалаштырды. Гигиена чаралары, оекбашлар, яңа туган сабыйларга һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен азык-төлек сатып алынды. Сугышчылар үтенече буенча дизельгенератор җибәрелде.

 «Махсус хәрби операция башланганнан бирле Дәүләт Советы депутатлары да, Аппарат хезмәткәрләре дә – без барыбыз да Татарстанда, тулаем ил буенча, гуманитар йөк формалаштыру буенча башкарыла торган гаять зур эшкә кушылдык. Хәзер махсус хәрби операция зонасында сугышкан егетләр өчен һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләр өчен  без чираттагы гуманитар конвойны җибәрәбез, Луганск Республикасының иң кечкенә кешеләренә, без шефлыкка алган шәһәрләрдә яшәүче балаларга ярдәм күрсәтәбез, – дип сөйләде журналистларган Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. – Монда нәни балалар ризыгы, сөт катнашмалары, оекбашлар, балалар киемнәре, памперслар, шәхси гигиена чаралары бар. Кыскасы, без үзебезнең вәкилдән, вице-премьер Ренат Садыйковтан килгән сораулар буенча, барысын да  алдык. Бу йөк балалар гадәти бәхетле тормышта яшәсен өчен бик яхшы ярдәм булыр дип ышанабыз. Һәм, әлбәттә, бу аларга һәм аларның ата-аналарына көнкүрештә ярдәм. Яңа төбәкләрдә яшәүче кешеләр күп авырлыклар аша үттеләр һәм хәзер тыныч тормышка кайталар. Безнең өчен бу этапта аларның безнең ярдәмне һәм кайгыртучанлыкны тоюлары бик мөһим». 

Гуманитар ярдәм җибәрүдә республиканың муниципаль районнары халкы катнаша. Баулылар яшелчәләр тутырылган 20 тонналы фура җибәргәннәр. Йөк составында шулай ук эчәргә яраклы су һәм көнкүреш химиясе дә бар. Балтач муниципаль районында яшелчәләр белән тагын бер фура җыелган.  Мамадыш муниципаль районы шулай ук яңа уңыш, су һәм продуктлар белән тулы бер фура төяп җибәрде. Сарман муниципаль районы Лисичанск хастаханәсе ихтыяҗлары өчен су тутырылган фура җыйган. Чирмешән муниципаль районы җимерелгән биналарын торгызу өчен 20 тонна такта җибәрә.  Азнакайлылар 7 тонна эчәр су һәм ярмалар әзерләгәннәр.

Гуманитар колоннаны формалаштыруда Татарстан предприятиеләре дә актив катнашты. Сезонлы яшелчәләр белән йөк автомобилен Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин җибәрә. Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты бер машина кәгазь җибәрә.

Шулай ук «Бердәм Россия» гуманитар колоннасы составында «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте СВО зонасына чираттагы партия ярдәм чаралары  җибәрә. Йөк составында гомуми авырлыгы 4 тонна булган ике машина һәм барлык кирәкле әйберләр: квадроцикл, аккумуляторлар, шиналар, маскировка челтәрләре, машина майлары, инструментлар, автоном мичләр, рацияләр, антифриз, янгын сүндергечләр, эвакуация арбалары, стационар мичләр, рацияләр, термокиемнәр һәм башкалар бар. Бу гуманитар йөк Казанның Архиерей ишегалдындагы «ZOV» волонтерлык берләшмәсе белән бергә халык фронты катнашында җыелган.

СВО катнашучыларына чираттагы зур ярдәм партиясен «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк бүлеге активистлары да җибәрә. Яшь гвардиячеләр Нива автомобилен тапшырдылар.

Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов инициативасы белән предприятие коллективы тоннадан артык көнкүреш химиясе һәм азык-төлек җыйган.

Бу сәфәрдә йөкне ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин, Руслан Шиһабетдинов һәм Ринат Фазылов, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәләре секретарьлары  – Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәиров һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, эшмәкәр Данияр Максудов озатып баралар.

Шулай ук Татарстан делегациясе составында сәфәрдә катнашучылар  арасында ике көн дәвамында балаларның сәламәтлеген тикшерәчәк югары квалификацияле табиблар да бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International