Республиканың яшь парламентарийлары махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып бардылар

2025 елның 28 октябре, сишәмбе, 12:00

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән берлектә махсус операция уздырыла торган зонада хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырдылар.

Гуманитар йөк җыю һәм илтеп тапшыру инициативасы актив яшьләрне, мәгариф учреждениеләре вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм республиканың битараф булмаган барлык халкын берләштерде.

Гуманитар йөк составына хәрбиләр соравы буенча кирәкле барлык әйберләр: генераторлар, газ баллоннары, кием-салым, азык-төлек, медикаментлар, йокы капчыклары, тактик рюкзаклар, беренче кирәк-яраклар  кергән. Җыелган гуманитар ярдәм – Ватанны саклаучыларның язмышына битараф булмаган кешеләрнең уртак хезмәте һәм кайгыртуы нәтиҗәсе.

Ярдәм җыюда Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр, партнер оешмалар, эшмәкәрләр һәм төбәк халкы катнашты. Уртак тырышлык белән хәрби бурычларны үтәү зонасына юнәлдерелгән йөк формалаштырылды.

«Безнең батальон командирларына һәм шәхси составына республика халкыннан гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Сез Җиңүне якынайтырга ярдәм итәсез», – дип рәхмәт белдерде батальон хәрбие.

Яшь парламентарийлар гуманитар йөк җыюга үз өлешләрен керткән һәркемгә рәхмәтле. «Сезнең катнашуда җыелган әйберләр безнең яклаучыларга барып җитте һәм аларның чын ярдәм символына әверелде», – дип хәбәр итте алар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International