Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасына нигез салынуның 102 еллыгы уңаеннан котлау юллады

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 18:30

Бүген Казанда Төркия Республикасы игълан ителүгә 102 ел тулуга багышланган тантаналы чара уза. Республика җитәкчелеге исеменнән кичәнең мәртәбәле кунакларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмазга Төркиянең тугандаш халкы тормышындагы мөһим вакыйга уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Котлауны Юрий Камалтынов  ирештерде.

«1923 елда төрек җәмгыяте тарафыннан сайланган заманча демократик дәүләт төзүгә юл сезнең илнең күп гасырлык тарихында яңа сәхифә ачты, – диелә телеграммада. – Төркия Республикасы күп кенә сынауларны җиңеп чыкты һәм икътисадый, социаль һәм башка өлкәләрдә зур уңышларга иреште. Бүгенге Төркия актив рәвештә мөстәкыйль һәм бәйсез тышкы сәясәт алып бара, региональ һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль проблемаларны хәл итүдә даими катнаша, дөнья мәйданында югары абруйга ия».

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Төркия Республикасының беренче елларында ук Россия белән Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә нигез салына.  «Татарстан Республикасында без Төркия партнерлары белән нәтиҗәле диалогны югары бәялибез һәм Төркия белән тулаем Россия арасындагы үзара файдалы багланышларны үстерүгә үз өлешебезне кертү белән горурланабыз. Монда Генераль консуллык та сизелерлек роль уйный, ул мөһим программаларны һәм хезмәттәшлек проектларын эзлекле рәвештә алга алып бара», – дип билгеләгән парламент җитәкчесе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International