Дәүләт Советының унбишенче утырышы ачылды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 10:19

Бүген сәгать унда Дәүләт Советының унбишенче утырышы үз эшен башлады. Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 10 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән беренче укылышта карау өчен республика законнарының 5 проекты, шулай ук Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

Утырышның төп мәсьәләсе 2026 елга,  2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты булачак. Татарстан Бюджет кодексы нигезендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агымдагы елның 4 октябрендә парламентка 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары кертелде.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта парламент утырышында беренче укылышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да каралачак.

Беренче укылышта шулай ук инновацион эшчәнлек турында Татарстан Республикасы законына, шулай ук республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Утырыш барышында парламентның контроль вәкаләтләре кысаларында шулай ук Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны карау планлаштырыла.

 «Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында» мәгълүмат тыңланачак, аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тәкъдим итәчәк.   

Профильле комитетлар рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының унбишенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 21 мәсьәләне үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 115-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

3. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» 116-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 121-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына реабилитацияләнгән гражданнарны торак урыннарына мохтаҗ буларак исәпкә алу һәм исәпне алып бару буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 124-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 119-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 31 статьясына үзгәреш кертү хакында» 120-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 117-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 118-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 1411 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 123-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында» 122-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. Профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын сайлау турында.

13. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составларындагы үзгәрешләр турында.

14. Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

15. Махсус хәрби операциядә катнашучы абонентка бирелгән абонент номеры (номерлары) буенча элемтә хезмәтләреннән файдаланмаган очракта, кәрәзле элемтә хезмәтләрен күрсәтү турындагы шартнамәне элемтә операторы тарафыннан берьяклы тәртиптә өзүгә тыю билгеләү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Брянск өлкә Думасы мөрәҗәгате хакында.

16. «Хезмәткә вакытлыча сәләтсезлек очрагында һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминләштерү турында» Федераль законның 11 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1036837-8 номерлы федераль закон проекты турында (аерым иминият очраклары барлыкка килгәндә аерым категориядәге гражданнарның мәҗбүри социаль иминият буенча хокук мөнәсәбәтләренә ихтыярый керү экспериментларын үткәрү мөмкинлеген билгеләү хакында).

17. «Хезмәткә вакытлыча сәләтсезлек очрагында аерым категориядәге гражданнарның мәҗбүри социаль иминият буенча хокук мөнәсәбәтләренә ихтыярый керү экспериментын үткәрү турында» 1036780-8 номерлы федераль закон проекты хакында («Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнарга хезмәткә вакытлыча сәләтсезлек очрагында мәҗбүри социаль иминият буенча хокук мөнәсәбәтләренә ихтыярый керү мөмкинлеген бирү турында).

18. «Россия Федерациясендә эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясе Арбитраж процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү хакында»   1023759-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектларында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең вәкаләтләрен киңәйтү өлешендә).

19. «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1023998-8 номерлы федераль закон проекты турында (туристлык продуктлары һәм (яисә) хезмәт күрсәтүләре турында мәгълүмат агрегаторлары эшчәнлеген җайга салу хакында).

20. «Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында»  Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 1041212-8 номерлы федераль закон проекты хакында (алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензия алу процедурасын оптимальләштерү турында).

21. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык һәм территорияләрне төзекләндерү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында».

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, РФ сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International