Вячеслав Володин татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлый

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе, 08:06

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

«Күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм традицияләр, тарихка һәм мәдәнияткә сакчыл мөнәсәбәт Россиянең үсеше өчен ышанычлы нигез булып тора, безне көчлерәк итә, – дип басым ясаган Россия парламентының түбән палатасы җитәкчесе. – Ватанга мәхәббәт, җәмгыять бердәмлеге безгә янауларга каршы торырга, дәүләт алдында торган социаль-икътисадый бурычларны хәл итәргә ярдәм итә».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International