Алексей Созинов Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов белән очрашты

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе, 17:36

Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Парламентарийлар Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советының профильле комитетлары арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу республика парламентында узды.

Очрашуны ачып, Ярослав Нилов Алексей Созиновны профильле комитет җитәкчесе итеп сайлануы белән котлады. Исегезгә төшерәбез, 25 сентябрьдә Дәүләт Советының унөченче утырышы барышында Алексей Созинов кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды. Элек Социаль сәясәт комитетын җитәкләгән Светлана Захарова Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. «Сезгә яңа өлкәдә республика һәм дәүләтебезнең социаль сәясәтен ныгыту өчен эшегездә уңышлар телим. Сораулар күп: социаль өлкәне финанслауга акча табарга, аны ныгытырга һәм үстерергә, ә иң мөһиме – адреслы социаль ярдәм принцибын саклап калырга кирәк. Кайсы төбәктә яшәвебезгә һәм эшләвебезгә карамастан, без монда бердәм",  – дип ассызыклады Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе.

Ярослав Нилов шулай ук профильле комитет каравында булган закон проектлары турында сөйләде. Аерым алганда, Дәүләт Думасында беренче укылыш процедурасын алдагы өч елга федераль бюджет турында закон проекты, шулай ук герой-аналарга ташламалар бирү белән бәйле закон проекты узган. «Моннан тыш, безнең портфельдә – балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан пенсия законнарына төзәтмәләр кертү белән бәйле закон проектлары, – дип билгеләп үтте Ярослав Нилов. – Шуңа бәйле рәвештә, бүген без Казанның Вахитов районындагы пенсия һәм социаль иминият бүлегенең клиент хезмәтендә булдык. Региональ дәрәҗәдә хокук кулланучылар белән мондый аралашу безгә якын арада механизмнар табарга мөмкинлек бирәчәк».

Депутат билгеләп үткәнчә, сүз шундый катлаулы, ләкин еш очрый торган вәзгыять турында бара. Мәсәлән, декрет ялында булган әни бала белән бер үк вакытта авырый.  Бу очракта әти кеше инде үзенә больничный рәсмиләштерә алмый, чөнки әни  кеше бала карау буенча ялда. Депутатлар төзәтергә ниятләгән катлаулы бюрократик процедура башлана. 

Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, киләсе елда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты Татарстанда күчмә утырыш уздырырга ниятләп тора. «Безнең җайга салынган эшебез һәм урнаштырылган элемтәләр нәтиҗәсендә күп кенә мәсьәләләрне тизрәк хәл итеп була, – дип билгеләп үтте Ярослав Нилов. – Нәкъ менә безнең парламент комитеты белән күпьеллык ныклы элемтәләребез төбәк өчен дә, тулаем ил өчен дә үзара файдалы эш алып барырга мөмкинлек бирә. Бу юнәлештә безнең уртак эшебез алга таба да тезелергә тиеш».

Алексей Созинов, үз чиратында, Ярослав Ниловка Дәүләт Советы һәм Россия парламенты түбән палатасы профильле комитетларының тыгыз хезмәттәшлеге һәм уртак эшчәнлеге өчен, шулай ук республика халкының иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән инициативаларны һәм мәсьәләләрне хуплавы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук ил халкын Халыклар бердәмлеге көне, ә татарстанлыларны якынлашып килүче Конституция көне белән котлады. «Татарстан Конституциясе парламентның бу бинасында 33 ел элек кабул ителгән иде. Республиканың Төп законы кешенең иң югары өстенлеген – аның хокукларын һәм иреген, социаль гарантияләр бирүне ныгыта. Һәм дәүләтнең төп кайгыртуы – бу хокукларны тәэмин итү», – дип билгеләде Алексей Созинов.

Ярослав Нилов төбәк атналыгы кысаларында бу көннәрдә Казанда эш сәфәрендә, анда ул берничә социаль объектта булырга планлаштыра. Бүген көннең беренче яртысында Дәүләт Думасы депутаты Алексей Созинов белән бергә Казанның Вахитов районындагы ТР буенча пенсия һәм социаль иминият бүлегендә булды. Иртәгә Ярослав Нилов Зеленодольск районында «Мирас-Наследие» балаларны савыктыру лагере һәм спорт сарае эше белән танышачак, шулай ук Россиянең атказанган тренеры  Г.С. Тарасов истәлегенә тимераякта фигуралы шуу буенча «Идел – 2025»  Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International