Юрий Камалтынов: «Шәрык базары» фестивале Россия белән Шәрык дөньясы арасында күперләр салырга ярдәм итә»

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе, 18:45

Бүген Казан Ратушасында «Россия – Шәрык – «Казанда Шәрык базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы булды. Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны республика Рәисе, Дәүләт Советы депутатлары, республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Юрий Камалтынов искәрткәнчә, 2022 елда Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды тәкъдиме белән барлыкка килгән фестиваль күпмилләтле Россия Федерациясендә генә түгел, бәлки  күп кенә дустанә дәүләтләрдә дә төрле мәдәниятләр һәм халыклар вәкилләренең очрашу урыны буларак тиз арада киң танылу һәм абруй казанды. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге тантана Россия Федерациясенең күп кенә субъектларыннан һәм 40 илдән, беренче чиратта, ислам илләреннән килгән  дистәләгән милли мәдәният вәкилләрен берләштерде, – диде Юрий Камалтынов. – «Шәрык базары» фестиваленең Россиянең мультимәдәни киңлеген үстерүгә һәм чит ил партнерлары белән мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне һәрьяклап киңәйтүгә керткән өлеше зур. «Халык дипломатиясе»нең мөһим инструментларының берсе булып, фестиваль  Россия һәм Шәрык дөнья арасында күперләр төзергә ярдәм итә».

Юрий Камалтынов фикеренчә, әлеге мәдәни чараны уздыру инициативасы нәкъ менә Татарстанда тууы очраклы түгел. Казан  – Евразиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе, аңа язмыш Көнбатыш белән Көнчыгышның тарихи чиге, цивилизацияләр чаты, мәдәниятләр һәм дөньяга карашлар тупланган урын булу миссиясен тапшырган.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, чит ил партнерлары Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең төрле программаларында һәм проектларында актив катнаша.  Юрий Камалтынов узган елның октябрендә Казанда 24 дәүләт һәм 6 төп халыкара оешма катнашында уздырылган 16 нчы БРИКС саммитын шундый мөһим мисалларның берсе дип атады. Аның нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ул берләшмәдә Россия рәислегендә узган  төп вакыйга, кульминация булган. «Бүген ачыла торган милли мәдәниятләр фестивале» «Казанда Шәрык базары» дәүләтләребезнең мәдәни тормышында якты вакыйга гына булудан тыш  дуслар һәм фикердәшләрнең яхшы очрашуына сәбәп тә булсын иде. Ул безгә күп гасырлык рухи-мәдәни мирасыбызны бүгенге дөньяда яңадан аңларга, аны саклау һәм һәрьяклап үстерү буенча яңа идеяләр һәм проектлар белән уртаклашырга мөмкинлек бирде», – дип басым ясады Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов шулай ук фестивальдә катнашучылар адресына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде.  «Татарстан башкаласында « Россия – Шәрык» IV Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашучыларны, оештыручыларны һәм кунакларны чын күңелдән сәламлим. Татарстан территориясе тарихи яктан Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында хезмәттәшлек күпере, төрле халыкларның конструктив хезмәттәшлеге үрнәге булып тора. Һәм бүген республика БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисадый берлеге кысаларындагы интеграцион процессларда актив катнаша, халыкара элемтәләрне динамик рәвештә үстерә, – дип билгеләгән  Рөстәм Миңнеханов. – 2026 елда Казан рәсми рәвештә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак, бу безнең аерым горурлыгыбыз һәм шәһәрнең әһәмиятле халыкара үзәк буларак үсә барган ролен раслый. «Россия – Шәрык» милли мәдәниятләр фестивале төрки дөнья халыкларының җыр мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән форумнар арасында үзенең лаеклы урынын алды инде. Ул елның мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе булыр, төрле халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен популярлаштыруга үз өлешен кертер дип ышанам».

«Казанда Шәрык базары» – бөтен Шәрык дөньясыннан башкаручыларны берләштерүче Россиядә бердәнбер эре музыка фестивале. Быел фестивальгә Россиянең 50дән артык иленнән һәм төбәгеннән артистлар һәм бию коллективлары җыелачак.

Быел фестиваль 12-22 ноябрь көннәрендә узачак. Программада фәнни-гамәли конференцияләр, Илһам Шакиров истәлегенә багышланган гала-концерт, музыкаль төркемнәрнең сольный концертлары уздыру планлаштырылган, гарәп мәдәнияте көне, Чечен Республикасы мәдәнияте көне һәм башкалар узачак. Фестиваль кысаларында катнашучылар үзләренең талантларын тәкъдир итә, башка халыкларның милли үзенчәлекләре белән таныша, тәҗрибә уртаклаша ала.

«Россия – Шәрык» –  «Казанда Шәрык базары» фестивале 2022 елдан башлап ТРның Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе, РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КазГИК ярдәмендә үткәрелә. Быел фестиваль ЮНЕСКО эгидасы астында уза. Анда Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 40 иленнән, шул исәптән 30 Ислам иленнән 60 милли мәдәният вәкилләре катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International