Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китерелде

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе, 14:52

Запорожье өлкәсенә, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар конвойны Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, шулай ук Лениногорск районы администрациясе вәкилләре озатып  барды.

Өч «Газель» автомобилендә алгы сызыкка кирәкле материаллар һәм җиһазлар алып килделәр: 9 дизель генераторы, автоном җылыту мичләре, техника өчен запас частьләр, гаиләләрдән һәм якыннардан исемле посылкалар, маскировка челтәрләре, озак вакыт саклана торган азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары һәм көнкүреш товарлары, медикаментлар һәм беренче ярдәм чаралары.

Гуманитар йөк җыюда иҗтимагый оешмалар, Лениногорск халкы катнашты. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина, Александр Лившиц, Ренат Мистахов, Марат Фәләхов, Рузилә Тимергалиева һәм Алсу Нәбиева да үз өлешләрен керттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International