Закон үз көченә керде

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе, 15:30

Дәүләт Советының унбишенче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Опекуннарга һәм попечительләргә түләүләр өч тапкырга артачак, быел республика бюджетына кергән өстәмә акчалар социаль һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк, ә реабилитацияләнгән гражданнар республика муниципалитетларында торакка мохтаҗ буларак исәпкә баса алачак. Болар хакында тулырак – «Закон үз көченә керде» дигән даими рубрикада.

Өстәмә рәвештә кергән 71,4 млрд сум социаль һәм инфраструктура проектларын финанслауга юнәлдереләчәк

29 октябрьдә «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 73-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон 2025 ел бюджетының керем өлешен 71,4 млрд сумга арттыруны күздә тота. Үзгәрешләр агымдагы елның 9 аендагы керемнәрне һәм ел йомгаклары буенча аерым керем чыганакларының көтелә торган керемнәрен исәпкә алып кертелде.

Аерым алганда, төбәк бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 42,5 млрд сумга, физик затлар кеременә салым буенча планлы күрсәткеч – 16,7 млрд сумга, оешмалар милкенә салым буенча – 2,6 млрд сумга арткан. Моннан тыш, салым булмаган керемнәр күләме – 21,9 млрд сумга, ә «Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеге – 28,9 млрд сумга арткан.

Өстәмә рәвештә алынган акчалар илкүләм проектлар һәм федераль программалар чараларын, юл эшләре, социаль-мәдәни объектларны капиталь төзү һәм ремонтлау программаларын финанслауга юнәлдереләчәк. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән проектлар өстәмә финансланачак.

Үзгәрешләрне исәпкә алып, республика бюджеты бу елга керемнәр буенча 576,5 млрд сум, чыгымнар буенча 593,8 млрд сум күләмендә расланды, бюджет кытлыгы кими һәм ул 17,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгы финанслау чыганаклары белән тулысынча тәэмин ителгән.

Опекуннарга һәм попечительләргә түләү күләме өч тапкырга артачак

 2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының  1411 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 75-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон опекуннарга һәм попечительләргә айлык түләүне өч тапкырга диярлек арттыруны күздә тота – 3 000 сумнан 8 641 сумга кадәр. Бу яңа опекуннар җәлеп итәргә һәм тәрбиягә алынган балаларга тиешле шартлар тудырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

Хәзерге вакытта Татарстан гаиләләрендә  тәрбиягә алынган 1715 бала исәпләнә. 2026 елда андый балалар саны 1600 булыр дип фаразлана.

Реабилитацияләнгән гражданнар республика муниципалитетларында торакка мохтаҗ буларак исәпкә баса алачак

 2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына реабилитацияләнгән гражданнарны торак урыннарына мохтаҗ буларак исәпкә алу һәм исәпне алып бару буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»74-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон җирле үзидарә органнарына югарыда күрсәтелгән гражданнарны торак урыннарына мохтаҗ буларак исәпкә алу буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2025 елның 25 апрелендәге 25-ТРЗ номерлы республика законы кабул ителгән иде. Ул 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә, аның нигезендә репрессияләргә бәйле рәвештә торак урыннарын югалткан реабилитацияләнгән гражданнар республика территориясендәге элеккеге яшәү урынына (репрессияләр кулланылганчы яшәгән торак пунктларына) кайткан очракта аларның гаилә әгъзалары да торакка мохтаҗ дип таныла.

Республика муниципалитетлары башлыклары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияне җитәкләячәк

11 ноябрьдә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәреш кертү хакында» 79-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон хокук куллану практикасыннан чыгып комиссияләр рәисләрен билгеләп кую тәртибен үзгәртүне күздә тота: әлеге вазыйфага муниципаль районда – муниципаль район башлыгын, шәһәр округында – шәһәр округы башлыгын, шәһәр эчендәге муниципаль комиссиядә – шәһәр округы җирле администрациясенең территориаль органы җитәкчесен билгеләп куярга тәкъдим ителә.

Статусны күтәрү балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны, аларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләрендә ведомствоара хезмәттәшлекне нәтиҗәлерәк тәэмин итәчәк.

Кече технологик компанияләргә ярдәм күрсәтәчәкләр

22 ноябрьдә «Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 77-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Законның төп асылы Татарстан Республикасы территориясендә кече технологик компанияләрне үстерү өчен шартлар тудырудан гыйбарәт. Аерым алганда, закон нигезендә «кече технологик компания» төшенчәсе языла. Закон конкрет төбәк стимуллаштыру чараларын күздә тотмый, әмма аларны куллану мөмкинлеген бирә.

Закон технологик компанияләрне үстерү турындагы федераль законга бәйле рәвештә эшләнгән һәм кече технологик компанияләрнең инновацион эшчәнлегенә дәүләт ярдәменең бердәм системасын булдыруга юнәлдерелгән.

Аерым алганда, федераль закон белән РФ субъектларына кече технологик компанияләргә финанс ярдәме күрсәтүнең аерым шартларын мөстәкыйль билгеләү рөхсәт ителә. Төбәк хакимиятләре үз ярдәм программаларын эшләргә, төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирергә һәм мондый предприятиеләргә ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен билгеләргә хокуклы. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, закон яңа 181 статья белән тулыланды, анда кече технологик компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтү үзенчәлекләре беркетелә.

Быел Россиядә кече технологик компанияләрнең 30% тан артыгы эре дәүләт заказчыларын товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин иткән, Татарстанда –  58 шундый компания (3,54 млрд сумга). Үз вакытында төбәк ярдәме, закон авторлары фикеренчә, республика территориясендә кече технологик компанияләрне үстерү мөмкинлеге бирәчәк һәм, әгәр алар резидент булсалар, салым базасын киңәйтәчәк.

Республиканың сайлау законнарына үзгәрешләр кертелде

15 ноябрьдә «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 80-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Закон нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатларын өстәмә сайлаулар Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатларын төп сайлаулар уздыру елына кадәрге елда билгеләнми һәм уздырылмый дигән нигезләмәләрне беркетә, моңа депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату нәтиҗәсендә күрсәтелгән органнар хокуксыз составта калган очрак керми.

Моннан тыш, электрон тавыш бирүне уздырганда закон белән кәгазьдә әзерләнгән бюллетеньнәрдән файдаланып тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итүнең мәҗбүрилеге билгеләнә.  Татарстан Республикасы территориясендә электрон тавыш бирүне уздыру турындагы карар Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе яисә аның кушуы буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кабул ителә.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International