2025 елда республиканың барлык муниципалитетларында инженерлык инфраструктурасының 144 объекты реконструкцияләнә

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе, 16:14

Бүген Лаеш районында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәргән утырышта ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы рәисенең ТР Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан чарада катнашучылар Лаеш районының инженерлык инфраструктурасы объектларында булдылар, яңа төзелгән биологик чистарту корылмалары эше белән таныштылар. 

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы кысаларында Лаеш шәһәрендә чистарту корылмалары төзү буенча чаралар гамәлгә ашырыла, алар гамәлдәгеләрнең эш нәтиҗәлелеген өч мәртәбә арттырырга сәләтле  – тәүлегенә 450м³дан 1250м³га кадәр. Быел төзелешнең беренче этабы буенча эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Аерым алганда, производство корпусын торгызу, беренче җибәрү комплексы җиһазларын урнаштыру һәм өлешчә тышкы инженерлык челтәрләрен төзү эшләре башкарылган, хәзерге вакытта җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. 2026 елда төзелешнең икенче этабын тәмамлау планлаштырыла. 

"Бу объект Лаеш шәһәренә бик кирәк иде. 1987 елда ук төзелгән иске чистарту корылмалары 80%тан артыкка тузган һәм күптән масштаблы реконструкция таләп иткән. Бүген яңа корылмаларның куәте шәһәрнең юынтык суларын нәтиҗәле чистартырга мөмкинлек бирәчәк", – дип билгеләп үтте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, утырышны ачып. 

Ул шулай ук комитет утырышында тикшерелә торган мәсьәләнең актуальлеген билгеләп үтте. Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, әлеге тема октябрьдә Дәүләт Советы утырышы кысаларында узган Хөкүмәт сәгатендә дә каралган. Ул вакытта профильле комитетка әлеге мәсьәләне даими контрольдә тоту йөкләнде. 

Республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, республикада коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 27 мең километрдан артып китә. Аларның якынча өчтән бере (9 мең километрдан артыграгы) алыштыруга мохтаҗ. 

Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, челтәрләрнең тузу проблемасын хәл итү өчен 2023 елда коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү федераль программасына старт бирелгән, ә быел республика программасы да эшләтеп җибәрелгән.  "Ике программа кысаларында Татарстанда 2025 елда барлык 45 муниципалитетта 144 инженер инфраструктурасы объектын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырыла. Чыгымнар күләме 12,6 млрд сумнан артык, – дип белдерде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары. – Барлыгы 404 км инженерлык челтәрен, 25 су җыю каланчасын, 15 канализация-насос станциясен, ике биологик чистарту корылмасын һәм 7 котельныйны алыштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстанда коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән республика программалары гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, бу – яктыртуны торгызу, бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштырып, газ куллану челтәрләрен ремонтлау, газ бүлү челтәрләрен реконструкцияләү һәм башкалар. 

Максатчан күрсәткечләргә ирешүне бары тик бюджет чыганаклары хисабына гына тәэмин итеп булмый, дип ассызыклады Мәҗит Салихов. "Куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен инвестиция программалары кысаларында ресурсларны киң колач белән җәлеп итү зарур. – дип саный профильле министрлык вәкиле. – Әйтик, 2025 елда республикада коммуналь комплексның 30 оешмасы өчен 58 инвестиция программасы кысаларында коммуналь комплекс объектларын реконструкцияләү, модернизацияләү һәм төзү буенча якынча 16 млрд сумлык чаралар планлаштырылган иде".

2026 елга планнар турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары республикада быел гамәлгә ашырылучы барлык программаларның гамәлдә булуы дәвам итәчәген билгеләп үтте. "Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасын гамәлгә ашыруга киләсе елда республикада 2,5 млрд сум күләмендә финанслау каралган, шуның 1 млрд 200 млн сумы – федераль бюджет акчалары. Барлыгы 17 объект яңартылачак ", – дип белдерде Мәҗит Салихов.  

Утырышта коммуналь инфраструктура системасын комплекслы үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру турында Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Шитов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, район территориясендә 105 су суырту урыны һәм 350 километрдан артык суүткәргеч һәм канализация челтәре урнашкан, дүрт биологик чистарту корылмасы эшли. Иван Шитов сүзләренә караганда, инженерлык челтәрләре бик нык тузган: быел гына да ике йөздән артык авария теркәлгән. "Гамәлдәге чистарту корылмалары да техник яктан канәгатьләнерлек хәлдә түгел һәм капиталь ремонтка мохтаҗ", – дип өстәде Иван Шитов.

Быел районда су белән тәэмин итү системасын яхшырту һәм су суырту урыннарын санитар саклау зоналарын төзекләндерү буенча дүрт еллык муниципаль программа эшләнгән һәм кабул ителгән, аның кысаларында районның үз акчалары хисабына 33 млн сумлык эшләр башкарылган (су алу скважинасын бораулау, су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү һәм  төзекләндерү, су чистарту системасын урнаштыру, авылларда су алу урыннары). 

Үзара салымның республика программасы кысаларында җыелган гражданнар акчаларына өстәмә рәвештә Лаеш районында су белән тәэмин итү өлкәсендә 5 млн сумнан артык чаралар гамәлгә ашырылган. 

Комитет утырышында парламентарийлар тарифлар мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Аерым алганда, киләсе елның гыйнварыннан өстәлгән бәягә салымны арттыру ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның тарифларын арттыруга китерерме, дип кызыксындылар. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе буенча тарифлар үсеше 2026 елның 1 октябреннән уртача 9,9% ка бәяләнә.  "Без 7 коммуналь хезмәтнең иң чик индексы турында сөйлибез – электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, кайнар һәм салкын су, су агызу һәм ККК белән эш итү. Шуны аңларга кирәк, бу Россия буенча уртача зурлык, Татарстан Республикасына нинди индекс бирәчәкләрен без әлегә белмибез, якын арада көтәбез", –  диде ул.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International