Фәрит Мөхәммәтшин Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышында катнашты

2025 елның 21 ноябре, җомга, 17:40

Бүген Мәскәүдә Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышы узды, аны РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары, Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Константин Косачев уздырды. Парламентарийлар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре Россия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышны ачып, Константин Косачев Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча яңартылган советның күптән түгел узган утырышы турында искә төшерде, аның барышында, аерым алганда, 2036 елга кадәр чорга исәпләнгән дәүләт милли сәясәте стратегиясенең яңа редакциясен әзерләү мәсьәләсе каралган.

«Стратегиядә федераль хакимият органнары инициативалары исәпкә алынган, шул исәптән – стратегия турында махсус фикер алышу уздырган Федерация Советы, безнең Совет һәм Федерация Советының профильле комитеты, шулай ук регионнар тәкъдимнәре», – дип белдерде Константин Косачев. Аның әйтүенчә, документта төбәк өлеше сизелерлек көчәйтелгән, бу Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырган өчен җаваплылык дәрәҗәсен арттыруга, Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту буенча эшне нәтиҗәлерәк итүгә юнәлдерелгән. «Милли сәясәтнең яңа стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыру планы нигезләмәләре Россия Федерациясе субъектларының норматив актларында тулысынча исәпкә алынуын өчен тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады Константин Косачев.

Федерация Советы вице-спикеры билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россия төбәкләрендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның оештыру һәм хокукый механизмнарын камилләштерү өчен чаралар комплексы кабул ителгән. «Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә башкарма хакимиятнең тиешле вәкаләтле органнары төзелде, кайбер төбәкләрдә Халыклар йортлары, Дуслык йортлары, Милләтләр йортлары һәм этномәдәни үзәкләр эшли. Җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә милли-мәдәни автономияләр актив эшли», – дип искәртте Константин Косачев.

Шул ук вакытта ул «урыннарда» дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру эше мәдәни чараларга гына кайтып калмаска тиешлегенә игътибар итте. «Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында фейклар һәм мәгълүмати диверсияләр белән көрәшү, тәрбияләү, өлгереп килә торган конфликтларны профилактикалау белән шөгыльләнү мөһим, – дип басым ясады ул. – Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының фәнни, мәгариф һәм иҗтимагый оешмалар, мәдәният оешмалары белән дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендәге үзара хезмәттәшлеген яхшырту да шундый ук мөһим».

Утырышның йомгаклау карарында Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына кайбер тәкъдимнәр язылган. Аерым алганда –даими нигездә граждан җәмгыяте институтларын, шул исәптән милли-мәдәни оешмаларны, дәүләт милли сәясәтенең өстәмә хокукый һәм оештыру чараларын кабул итү турындагы бурычларын гамәлгә ашыруда региональ һәм җирле дәрәҗәдә катнашуга җәлеп итү.

Утырышта видеоэлемтә режимында шулай ук Федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты рәисе Андрей Шевченко, Оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисе Владимир Булавин, РФ сенаторлары, Дәүләт Думасы вәкилләре, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков, Ненец автономияле округы губернаторы Ирина Гехт, статс-секретарь – РФ мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева, РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, РФ субъектлары башлыклары, фәнни оешмалар һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советыннан видеоэлемтә режимында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International