Фәрит Мөхәммәтшин эксперт җәмәгатьчелегенә: «Сезнең тәкъдимнәрегез законга әверелсен өчен тавышыгызны ишетергә кирәк»

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе, 17:48

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советлары рәисләре һәм парламентның профильле комитетлары җитәкчеләре белән очрашты. Эшне активлаштырырга, муниципаль депутатларның эксперт советлары эшчәнлегендә катнашуын киңәйтергә, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләрен эш төркемнәре составына кертергә, закон проектларына экспертиза уздырырга, шул исәптән фәнни-тикшеренү үзәкләрендә дә, – Дәүләт Советы Рәисе шундый бурычларны куйды.

Хәзерге вакытта Дәүләт Советының барлык сигез комитеты каршында да эксперт советлары эшли. Алар составында – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр, профильле бергәлекләр вәкилләре. Эксперт советлары консультатив-киңәшмә органнары булып торалар һәм иҗтимагый башлангычта эшлиләр.

Фәрит Мөхәммәтшин беренче тапкыр эксперт советларының  2015 елда бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эш чорында төзелүен искәртте. "Ун ел эчендә эксперт советлары закон чыгару инициативалары буенча фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды, үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлады", – дип басым ясады парламент башлыгы.

Эксперт советлары утырышларында профильле комитетлар һәм Дәүләт Советы каравына кертелә торган закон проектлары, контроль мәсьәләләр, хокук куллану практикасына анализ ясала.

Фәрит Мөхәммәтшин аларның вәкаләтләрен киңәйтергә һәм Дәүләт Советының профильле комитетларына комитетлар компетенциясенә караган мәсьәләләрне алдан карау өчен эксперт советлары әгъзалары һәм җәлеп ителгән белгечләр арасыннан тиешле комитетлар эшчәнлеге юнәлешләре буенча эшче төркемнәр төзү хокукы бирергә тәкъдим итте.

«Мондый алым алга таба эксперт советлары һәм Дәүләт Советының тиешле комитетлары дәрәҗәсендә фикер алышу өчен карарларның стандарт булмаган вариантларын эшләү белән конкрет бурыч өстендә эшләргә мөмкинлек бирер иде», – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашуда шулай ук эксперт советлары составын ротацияләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Профильле комитетлар әйтүенчә, алтынчы чакырылыш комитетлары каршындагы Эксперт советларына карата составлар яртылаш диярлек яңартылган.

«Барлык комитетларның эксперт советлары составына анализ ясауларын һәм максималь санда практиклар җәлеп итеп ротация буенча тәкъдимнәр кертүләрен сорыйм”, –  дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Парламент башлыгы шулай ук эксперт советлары составына җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын да кертеп, аларның составын киңәйтергә чакырды.  "Быелның сентябрендә муниципаль дәрәҗәдәге депутатлар сайлаулары уздырылуы бигрәк тә мөһим. Комитет рәисләреннән экспертлар белән берлектә үз составына бер-ике муниципаль депутатны кертү мөмкинлеген карауларын сорыйм. Безгә муниципалитетлардан фикер ишетү мөһим, аларның һәркайсының үз үзенчәлекләре бар. Без алар белән турыдан-туры элемтәдә булыр идек һәм алардан Дәүләт Советына фикер алышуга чыгарыла торган теге яки бу документ буенча мәгълүмат алыр идек», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук эксперт советлары әгъзаларының шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында, республика министрлыклары һәм ведомстволары коллегияләрендә катнашырга, шулай ук парламент семинарлары кысаларында тематик лекцияләр уздырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Очрашуда катнашкан эксперт советлары җитәкчеләре кыскача закон проектларын эшләүдә һәм әзерләүдә катнашулары турында сөйләделәр һәм кайбер тәкъдимнәрне әйттеләр.

Аерым алганда, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы Эксперт советы рәисе Валентина Липужина Дәүләт Советының киләсе сессиясенә комитет тарафыннан Конституция советы турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты тәкъдим ителәчәге турында белдерде. Документ белән Конституция советның норматив хокукый актлар мониторингын гамәлгә ашыру өлешендәге вәкаләтләре исемлеген киңәйтергә, атап әйткәндә, Конституция советына  республиканың норматив хокукый актларына аларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәвен мониторинглау хокукын бирергә, аның нәтиҗәләре буенча дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына мәгълүмат җибәрергә тәкъдим ителә.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Эксперт советы рәисе, Социаль белем бирү академиясенең дәүләти-хокукый дисциплиналар кафедрасы мөдире Владимир Холоднов фикеренчә, тиешле комитетлар эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча эшче төркемнәр төзергә кирәк. Профильле комитет рәисе Рәгать Хөсәенов парламент башлыгының һәм эксперт советының тәкъдимен хуплады. "Бик күпләр эксперт булырга тели, әмма без һәрвакыт киңәя алмыйбыз. Ә эш төркемнәренә без төрле юнәлешләр буенча экспертлар җәлеп итә алачакбыз”, – дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.

 "Закон проектын эшләүдә экспертлар һәм тәҗрибәле белгечләр никадәр күбрәк катнашса, безнең республикада эшли торган законнар шулкадәр нәтиҗәлерәк һәм тормышчанрак булачак. Сезнең тәкъдимнәрегез законга әверелсен өчен, безгә сезнең тавышыгызны ишетү мөһим. Бу уртак эш", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Очрашуда шулай ук Социаль сәясәт комитеты каршындагы Эксперт советы рәисе Маргарита Максимова профильле Эксперт советы составына махсус хәрби операция ветераннарын кертергә тәкъдим итте. "Бүген Комитет күп кенә мәшгульлек һәм социаль яклау, аналарны, аталарны һәм балаларны саклау, сәламәтлек саклау мәсьәләләрен карый. Шуңа күрә советның киләсе яңартылуы моның белән бәйле булачак», – дип сөйләде Маргарита Максимова.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта комитетлар утырышларында контроль мәсьәләләрне карау беркадәр гадиләштерелә. "Эксперт советларының бу яктан мөмкинлекләре комитетларның үзләренә караганда күбрәк, чөнки кешеләр конкрет тармакларда эшли. Профильле ведомство белешмәсе белән генә чикләнмәскә кирәк. Хокук куллану практикасына, гамәлдәге законнарны мониторинглауга кагылганнарның барысы да эксперт советларының күз алдында һәм анализы кырында булырга тиеш. Контроль мәсьәлә комплекслы һәм җентекле өйрәнүне таләп итә. Контроль мәсьәлә буенча теләсә нинди фикер алышу «үткәрелгән өйрәнү нигезендә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк» яки, киресенчә, «гамәлдәге законнар барлык мәсьәләләрне дә тулы күләмдә хәл итә»  дигән гыйбарә белән тәмамланырга тиеш. Ә мондый резюме алу өчен контроль мәсьәләне өйрәнүгә сыйфатлырак карарга кирәк", – дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эксперт советлары рәисләренең иҗтимагый статусын күтәрергә, аларның эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктыртырга кирәк дип саный. "Утырыш материаллары белән генә чикләнмәскә, ә күбрәк эксперт советлары эше турында сөйләргә, башка формалар табарга кирәк. Моннан тыш, эксперт эшчәнлеген кызыксындыру формаларын да уйларга кирәк", – диде Марат Әхмәтов. 

Очрашуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советлары җитәкчеләренә закон чыгару кырында бергә эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Без сезнең федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары проектларына анализ һәм экспертиза ясавыгызны, законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәрегезне югары бәялибез", – дип белдерде үтте парламент җитәкчесе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International