28 ноябрьдә Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе, 12:06

Җомга көнне, 28 ноябрьдә, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, аларның хокукларын саклау, социаль, хокукый һәм медицина ярдәме күрсәтү, түләүләр һәм ташламалар алу, реабилитация мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен үткәрә.

Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоннары: 8(843)236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).

Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International