Оешмалар мөлкәтенә салым турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:28

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Гамәлдәге законнар нигезендә, оешмалар өчен 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәрге чорда файдалануга тапшырылган, кимендә «өч йолдыз» категориясе булган һәм 50 номердан күбрәк номер фонды булган кунакханәләрдә вакытлыча яшәү өчен урыннар бирү буенча хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән мөлкәткә карата оешмалар өчен салым ташламалары каралган. Закон проекты белән мондый объектларны файдалануга тапшыруның иң чик вакытын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту тәкъдим ителә.

Әлеге үзгәрешне гамәлгә ашыру кунакханә секторында төзелеш активлыгын стимуллаштыру, номер фондын киңәйтү һәм турист хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыру зарурлыгы белән аңлатыла. Срокны өстәмә арттыру инвесторларны җәлеп итүне стимуллаштыра, яңа эш урыннары булдыруга, синергетик тармакларны (транспорт, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе) үстерүгә ярдәм итә, шулай ук нәтиҗәдә кулланучылар өчен кунакханә номерларының үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирә. Бу кунакханәләрнең хосусый сектор белән чагыштырганда конкурентлыкка сәләтен арттырачак, бу, үз чиратында, турист агымын легаль кунакханә секторына күчерүгә китерәчәк, салым базасын ныгытачак, хезмәт күрсәтү стандартларын арттырачак һәм кунакларның иминлеген тәэмин итәчәк.

"Бу регионның туристлык потенциалын үстерү һәм кунакханә инфраструктурасына озак сроклы инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудыру буенча стратегик бурычларны гамәлгә ашыру белән бәйле", - дип билгеләп үтте Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев закон проектын тәкъдим иткәндә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International