Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә ярдәм чаралары төгәлләштерелде

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:31

Бүген Дәүләт Советы утырышында инвестиция эшчәнлеге турында республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде.  Закон капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә законнар базасын камилләштерүгә юнәлдерелгән, бигрәк тә дәүләт ярдәме чаралары өлешендә.

Аерым алганда, законда дәүләт ярдәме формалары конкретлаштырыла, алар нигезендә инвестпроектларны гамәлгә ашыручы оешмалар өчен чыгымнарны каплауның ике формасы – субсидия яисә түләнгән салымны кайтару каралган.

"Үз проектларын гамәлгә ашыру өчен инфраструктураны үстерүгә акча керткән инвесторлар чыгымнарны федераль бюджеттан кайтарырга хокуклы. Әмма компенсацияләүнең конкрет механизмын сайлау һәрвакыт билгеле бер кыенлыклар тудыра, чөнки бюджет акчаларын кире кайтару процедурасы максималь үтә күренмәлелек һәм төгәллек тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә субсидияләр бирү шартлары җентекләп билгеләнде, – дип билгеләп үтте Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев.

Шулай ук закон белән чит ил катнашындагы компанияләр өчен мөмкинлекләр киңәйтелә һәм технологик аудит тәртибе төгәлләштерелә. Аерым алганда, инвестиция проектлары кысаларында төзелгән күчемсез милек объектларына һәм линия объектларына технологик аудит үткәрү тәртибенә аудит үткәргән өчен түләү күләме һәм әлеге түләүне алу тәртибе турында мәгълүмат кертеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International