Депутатлар 2026 елга закон проекты эше планы турында фикер алыштылар

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:34

Депутатларга 2026 елга Дәүләт Советының закон проекты эшенең якынча планын әзерләү барышы турында мәгълүматны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов җиткерде.

Парламентның закон чыгару эшчәнлеге Дәүләт Советы Регламенты нигезендә чираттагы елга закон проекты эшенең якынча планы нигезендә гамәлгә ашырыла. 2026 елга якынча план проектына закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан 19 тәкъдим кергән, шул исәптән 4 закон проекты республика Рәисеннән, 3 тәкъдим Министрлар Кабинетыннан, берсе республика парламенты депутатларыннан, тагын 9 тәкъдим парламентның профильле комитетлары, берсе Арча һәм Буа районнарыннан. "Безнең комитет, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе белән берлектә, кертелгән тәкъдимнәрне өйрәнү һәм гомумиләштерү буенча зур эш башкарды, алар өч бүлеккә бүленгән – Дәүләт корылышы, икътисадый һәм социаль сәясәт, – дип аңлатты Ринат Фазылов. – Әзерләнгән Дәүләт Советы карары проекты нигезендә закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектларга якынча план проектына тәкъдимнәрне республика Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына 2025 елның 12 декабренә кадәр кертергә тәкъдим ителә. Аннары комитет, закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлардан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, 2025 елның 25 декабренә кадәр документны Дәүләт Советына карауга кертәчәк».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International