Депутатлар Иҗтимагый палатага яңа әгъзалар сайлады

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:44

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар рейтинглы тавыш бирү юлы белән республика Иҗтимагый палатасының Дәүләт Советы тарафыннан сайлана торган 20 әгъзасын расладылар.

Исегезгә төшерәбез, республика законы нигезендә Иҗтимагый палата 60 кешедән тора. Составның өчтән бере (20 кеше) Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан раслана. Икенче өчтән бере (20 кеше)  – Дәүләт Советы тарафыннан. Тагын 20 кеше палатага Татарстан Республикасы Рәисе һәм Дәүләт Советы тарафыннан расланган әгъзалар тарафыннан сайлана. Иҗтимагый палата әгъзаларының вәкаләтләре чоры өч ел тәшкил итә.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов билгеләп үткәнчә, Татарстан Иҗтимагый палатасының вәкаләтләре срогы тәмамлану сәбәпле, 20 октябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында яңа составны формалаштыру процедурасы башлану турында мәгълүмати хәбәр басылып чыккан. Әлеге хәбәр шулай ук Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылган. Бер ай дәвамында иҗтимагый берләшмәләрдән документлар кабул ителгән.

 "Билгеләнгән чорда Дәүләт Советына коммерциячел булмаган оешмалардан 30 гариза керде", – дигән мәгълүмат бирде хезмәттәшләренә Ринат Фазылов.

Рейтинг буенча тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары итеп түбәндәгеләр расланды:

Александровская Ирина Алексеевна – Казан шәһәре Совет районының «А.С. Пушкин исемендәге 93 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры

Баязитов Илдар Рәфкать улы – Татарстан Республикасы  мөселманнарының Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасының социаль проектлар буенча Татарстан Республикасы мөфтие киңәшчесе, «Ярдәм – Помощь» гомумилкүләм хәйрия фонды советы рәисе

Гибин Евгений Александрович – «Дорожный Элемент» компанияләр төркеме җитәкчесе

Заһретдинов Адель Линнар улы – «Сила в детях» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм хәйрия фонды

Кадыйров Тимур Рәфкать улы  – «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе директоры

Кариева Юлия Рөстәм кызы – «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесенең җылылык энергетикасы, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция кафедрасы доценты

Королев Борис Владимирович – «Стратег» кризиска каршы тору процедуралары үзәге» фонды идарәсе рәисе

Мостафина Фәйрүзә Зөфәр кызы – «Менеджмент академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерциягә карамаган оешмасы ректоры

Сабитова Наталья Михайловна – «Татарстан Республикасы мордва милли-мәдәни автономиясе» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе

Салмина Светлана Витальевна – «Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы башкарма директоры

Титова Татьяна Алексеевна – «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесенең Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрен өйрәнү институты  Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы югары мәктәбенең археология һәм этнология кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, профессор, «Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге рәисе

Топал Наталья Михайловна – А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ социология, политология һәм менеджмент кафедрасы доценты

Туманов Дмитрий Александрович – «Созвездие – Йолдызлык» иҗади яктан талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры

Федорова Тамара Трофимовна – «ТИСБИ» колледжы» һөнәри белем бирү учреждениесе директоры

Фролова Наталья Васильевна – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы республика ата-аналар советы рәисе

Хәсәнов Райнур Рәүф улы – «Бөтендөнья татар конгрессы фонды» республика иҗтимагый хәйрия фондының яшьләр белән эшләү комитеты башлыгы

Хәсәнова Софья Мөнәвир кызы – «Единство» социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларның ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы директоры

Храмова Евгения Валерьевна – «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесенең Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрен өйрәнү институты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы югары мәктәбенең халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты

Якупов Шамил Наил улы – «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты

Яркова Инна Игоревна –  «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды гамәлгә куючысы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International