Дәүләт Советы сессиясендә Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе, 14:36

Бүген Дәүләт Советында уналтынчы утырыш кысаларында депутатлар Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Владислав Виниченко чыгыш ясады.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, медицина эшләнмәләре һәм дарулар әйләнеше мәсьәләләре буенча контрольнең 3 төре турындагы нигезләмәләр кысаларында гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, медицина оешмаларын лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә. «Хәзерге вакытта республикада 4,5 меңнән артык юридик зат һәм шәхси эшмәкәр медицина һәм фармацевтика эшчәнлеге алып бара. 12 меңнән артык эшчәнлек алып бару урыны контрольдә тотыла», – дип белдерде Владислав Виниченко.

Шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлеге предметы, аның җитәкчесе билгеләп үткәнчә, социаль хезмәтләр җыелмасын күрсәтүне оештыруны контрольдә тоту. Агымдагы елның 10 аенда барлыгы 1642 мөрәҗәгать каралган, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 18% тәшкил итә.

«Дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән ташламалы тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен тора, шул исәптән даруханәләрдә һәм стационарда дарулар булмау, ташламалы рецептны язудан баш тарту һәм озак вакытка кичектерелгән хезмәт күрсәтү мәсьәләләре дә, – дип сөйләде Владислав Виниченко. –  М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры пациентларын иммунотерапия өчен препаратлар белән тиешенчә дарулар белән тәэмин итмәү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр ешрак килде. Моннан тыш, гражданнар Клопидогрел, Брилинта, Форсига, Ксарелто, Амлодипин кебек дарулар, кандагы глюкоза дәрәҗәсен билгеләү өчен тест-полоскалар белән белән тәэмин итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында медицина оешмаларында 5 тикшерү уздырылды, 260 кисәтү ясалды. Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча 83% очракта гражданнарның хокуклары торгызылды. Калган очракларда гражданнарга аңлатмалар бирелде».

Сәламәтлек саклау өлкәсендә контроль-күзәтчелек оешмасы  шулай ук шәхси медицина оешмаларының эшен контрольдә тота. Республиканың 4 мең медицина учреждениесенең 280 е генә дәүләтнеке (гомуми санның 7% ы). 2025 елның 25 октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1591 номерлы карары белән планлы тикшерүләр ешлыгына үзгәрешләр кертелгән. Региональ кан тамырлары үзәге структурасында булган, шулай ук стационар шартларда акушерлык һәм гинекология, неонатология, травматология һәм оропедия буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә торган объектлар югары куркыныч дәрәҗәсе категориясенә кертелгән. Структурасында амбулатор онкология ярдәме үзәге һәм беренчел-кан тамырлары бүлеге булган, пластик хирургия, психиатрия-наркология, акушерлык һәм гинекология буенча эшләр башкаручы объектлар 2 категориягә күтәрелгән.

2025 елның узган чорында уздырылган тикшерү чараларының 96% ы гамәлдәге законнар таләпләрен бозуларны ачыклау белән тәмамланган, дип белдерде Владислав Виниченко. Медицина эшчәнлегенең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына эчке контроль тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, өлкәннәрнең аерым төркемнәренә профилактик тикшерү һәм диспансеризация үткәргәндә, медицина җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм үлчәү чараларын тикшергәндә, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү тәртибендә хокук бозулар бар.

 «Хокук бозуларның характеры медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ведомство тарафыннан да, эчке контрольдә тотуда да  системаны камилләштерү зарурлыгын күрсәтә. Илкүләм проектларның максатларына ирешү өчен эшчәнлекне стандартлаштыру, процесслы һәм системалы якын килүне булдыру, медицина ярдәме күрсәткәндә сакчыл технологияләр куллану кирәк», – дип сөйләде территориаль орган җитәкчесе.

Шулай ук, Владислав Виниченко әйтүенчә, Сәламәтлек саклау өлкәсендә контроль-күзәтчелек оешмасы  Интернет челтәрендә медицина хезмәтләре күрсәтү турындагы мәгълүматны урнаштыруга мониторинг алып бара. Күзлек коррекциясен сайлау, пирсинг, перманент татуаж, тешләрне протезлау, медицина массажы, психиатрия-наркология буенча законсыз эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру фактлары ачыкланган. «Һәр очрак буенча мәгълүмат Татарстан Эчке эшләр министрлыгына җиткерелде», – дип белдерде Владислав Виниченко.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә контроль-күзәтчелек оешмасының мөһим контроль юнәлеше булып дарулар әйләнеше тора. 2025 елның агымдагы чорына сайлап алу контроле кысаларында гражданнар әйләнешендә булган 700 исемдәге дару препаратлары үрнәкләренең сыйфатына экспертиза оештырылган, 2 үрнәк сыйфатсыз дип танылган һәм әйләнештән алынган. Моннан тыш Владислав Виниченко даруларны мәҗбүри маркировкалау, препаратлар белән дистанцион сәүдә итү һәм «Инспектор» мобиль кушымтасы ярдәмендә контроль чаралар уздыру турында җентекләп сөйләде.

Депутатлар Илшат Әминов, Николай Атласов, Фадбир Сафин, Руслан Йосыпов, Игга Воронова, Игорь Бикеев Сәламәтлек саклау өлкәсендә контроль-күзәтчелек оешмасының территориаль органы җитәкчесеннән шәхси медицина клиникаларын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә, дарулар, түләүле хезмәтләр динамикасы һәм маркетплейсларда препаратлар сатуны җайга салу турында ничек дөрес мәгълүмат алырга кирәклеген сорадылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышына йомгак ясап, сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек мәсьәләсе актуаль һәм көнүзәк, дип билгеләп үтте.

«Бу эшне контрольдә тотарга кирәк. Халыкка киң мәгълүмат бирелергә тиеш. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар дару препаратлары белән тәэмин ителергә тиеш», – дип мөрәҗәгать итте утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International