Фәрит Мөхәммәтшин халыкны кабул итү декадасын ачты

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе, 16:47

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте һәм шуның белән партиянең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасын ачты. Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе үзенең 24 еллыгын билгеләп үтә.

Фәрит Мөхәммәтшинга иң элек Яшел Үзән районының Олы Яке авылыннан Рөстәм Вәлиев мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларына – Батырлык ордены кавалерларына багышланган истәлек тактасын ачу тантанасын үткәрүне сорады. Ватаныбызны саклаучылар сафына баскан якташлары арасында Рөстәмнең улы да бар. Егетләр укыган мәктәптә аларның истәлегенә “Герой партасы”н ачканнар. Ул балаларга якташларының батырлыгы турында искәртә. Район клубы бинасында истәлек тактасы урнаштырганнар.

Дәүләт Советы Рәисе Рөстәм Вәлиевка Геройлар истәлеген саклауга рәхмәт белдереп, истәлек тактасын ачу тантанасына бәйле мәсьәләне үз контроленә алачагын билгеләп үтте. “Укучылар сыйныфташлары һәм якташларының батырлыкларын онытмасыннар өчен мондый чараларны үткәрергә кирәк, чөнки ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү мәсьәләсе генә түгел, иң элек Геройлар истәлеген саклау бу”, – дип басып ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисенә Леонид Сальников та мөрәҗәгать итте. Аны “Бердәм Россия” сафларына керү мәсьәләсе кызыксындыра икән. Парламент башлыгы белән аралашканнан соң, партия хезмәткәрләре аңа барысын да аңлатып, кирәкле мәгълүмат бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International