Идел буе закон чыгаручылары Казанда эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак

2025 елның 2 декабре, сишәмбе, 17:05

2025 елның 3 декабреннән 5 декабренә кадәр Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары узачак. Парламентарийлар РФ Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү, шулай ук гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә өлкәсенә закон яңалыкларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.  5 декабрьдә Казан Ратушасында узачак пленар утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышлары рәисләре катнашачак.

Идел буе закон чыгаручыларының чираттагы очрашулар сериясен 4 декабрьдә яшь парламентарийлар ача. Идел буе дәүләт физик культура һәм туризм университетында узачак Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышының көн тәртибендә төп темалар эчке туризмны үстерү, шулай ук яшьләр парламентлары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен кертү булачак.

Эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу 5 декабрьдә Казан Ратушасында Идел буе федераль округының 14 закон чыгару җыелышы рәисләре катнашында дәвам итәчәк. Парламентарийлар утырыш башланганчы Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашачаклар, аннары кунаклар «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабына барачаклар һәм аның эше белән танышачаклар.

Закон чыгаручылар советының пленар утырышында гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәнең оештыру нигезләре кысаларында Идел буе федераль округы субъектларының хокук куллану практикасы, Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү мәсьәләләре төп тема булачак.

Закон чыгаручылар советы чаралары кысаларында 3 декабрьдә Казанда шулай ук РФ Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар узачак. Семинар кысаларында "Сәяси чынбарлык һәм 2026 ел хәвефләре. Геосәяси вәзгыятьнең сайлау кампанияләренә йогынтысы” темасына сөйләшү булачак, аның эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Идел буе Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов,  РФ ФС Федерация Советы аппаратының Мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары Инесса Савич-Терещенко катнашачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Идел буе федераль округы закон чыгаручылар советы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тәкъдиме белән оештырылган семинар закон чыгаручы хакимият органнары эшчәнлеген мәгълүмати яктырту, массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклашырга, төбәк парламентларының матбугат хезмәтләре арасында, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе экспертлары белән һөнәри элемтәләрне җайга салырга һәм ныгытырга ярдәм итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International