Идел буе парламентарийлары туризм тармагын законнар белән җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе, 20:47

Бүген Казан Кремленең Гамәви урыннарында  Идел буе закон чыгаручыларының туристлык тармагы вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды. Очрашу Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары кысаларында узды. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары рәисләре, республика муниципалитетларының тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Казан Ратушасында Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышы узачак, анда парламентарийлар эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Очрашуны ачып, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстан үзенең бай архитектура-тарихи истәлекле урыннары белән республикабызга килергә теләүче туристларны җәлеп итә, елдан-ел арта бара.

«Без эчке туризм мәсьәләсен закон чыгаручылар советының алдагы утырышы көн тәртибенә юкка гына кертмәдек, чөнки без, Идел буе федераль округының башка субъектлары кебек үк, республикабызга туристлар агымын ике тапкырга диярлек арттырдык, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.  –  Бездә Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә туристларда зур кызыксыну уята торган объектлар бар».

Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың төп истәлекле урыннары, Татарстанда урнашкан ЮНЕСКОның дүрт объекты, шулай ук республикабызны һәм Идел буе федераль округын колачлаган туристлар агымы турында сөйләде. «Саннарда әйтсәк, без көн саен илебез буйлап 170 миллион туристлык сәфәреннән Идел буе федераль округына 19 миллионга якын турист килүен күрәбез, – дип билгеләп үтте Сергей Иванов. - Әмма, бу саннарга карамастан, ил Президенты Владимир Путин тарафыннан 2030 елга туристлар агымының булган саннарын тагын 55% ка, ягъни бер ярым тапкырга арттыру бурычы куелды».

Эчке туризм мәсьәләләре буенча фикер алышуда «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин катнашты, ул регионара елга транспорты үсеше турында сөйләде. Роман Лизалин әйтүенчә, бүген елга транспортын уңышлы һәм нәтиҗәле үстерү өчен транспорт куркынычсызлыгын финанслау мәсьәләсен карарга кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, быел ведомство 11 дебаркадер, 5 причал кулланган, шулай ук Чистайда яңа Елга вокзалы файдалануга тапшырылган. «Без башка төбәкләрдәге барлык күршеләребезне Чистайга килергә һәм бу системаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен күрергә чакырабыз, –  дип билгеләп үтте Роман Лизалин. – Тулаем алганда, бездә йөрүче туристлар саны артты, 2024 елда – 344 мең турист булса, быел 362 мең турист».

Бүген очрашу барышында шулай ук республиканың өч муниципаль районында гамәлдә булган туристик салым җыю системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда турист налогы буенча максималь ставка яшәү бәясеннән 1% тәшкил итә, әмма 100 сумнан да ким түгел. Казан шәһәренең Отельләр ассоциациясе президенты Инга Гадзаова фикеренчә, турист налогының минималь ставкасын үзгәртергә кирәк. «Без беләбез, бездә 5 ел дәвамында туристлык салымы 1% тан 5% ка кадәр үзгәрәчәк. Әмма минималь ставка 100 сум күләмендә кала. Бездә йолдызсыз яки 1, 2, 3 йолдызлы кунакханәләр бар. Әгәр без 100 сумлык минималь ставка турында сөйләсәк, номерның бәясе тәүлегенә 10 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Ягъни, без йә 1% түлибез, әмма тәүлегенә 100 сумнан да ким түгел. Ә хәзерге вакытта безнең бюджет вариантлары бар, анда урнаштыру бәясе, мәсәлән, хостельдә 600 сум торырга мөмкин. Бу очракта 1%  – 6 сум, ләкин һич тә 100 сум түгел, – дип аңлатты Инга Гадзаова. –  Без минималь ставканы 100 сум күләмендә алып ташларга,  ә процент нисбәтен калдырырга тәкъдим итәбез».

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуга йомгак ясап, бу мәсьәләне алга таба карарлар кабул итү өчен Идел буе федераль округы төбәкләренең закон җыеннарының профильле комитетларында карарга тәкъдим итте. «Һәр субъект бу мәсьәләне анализларга тиеш, кирәк булганда без федераль дәрәҗәгә чыгачакбыз. Бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнергә, аны системалаштырырга һәм тәртипкә салырга кирәк, чөнки эчке туризм безнең республикада һәм илдә туристлар агымының зур өлешен тәшкил итә», –  дип йомгаклады сөйләшүне Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International