Мамадышта Россия Герое Олег Сорокин бюстын ачтылар

2025 елның 9 декабре, сишәмбе, 17:30

Ватан Геройлары көнендә Мамадышның Үзәк урамында Россия Федерациясе Герое Олег Сорокин бюстын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

"Без - ата-бабаларыбызның батырлыгы турында  ишетеп үскән буын. Хәзерге яшь буынга да моның белән очрашырга туры килер дип беркем дә уйламаган  иде.  Әлбәттә, бернинди генә игътибар да, сүзләр дә улыгызны, энегезне, дустыгызны кире кайтармаячак..  Әмма үзегезне саклагыз", –  дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов геройның әти-әнисе Геннадий Николаевич белән Светлана Владимировнага.

Олег Сорокин 2022 елның 26 мартында 27 яшендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Россия Герое исеме аңа үлгәннән соң 2023 елда батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен бирелгән.

2022 елның мартында хәрби хәрәкәтләр вакытында Сорокин хезмәттәше, гвардия өлкән лейтенанты Дмитрий Петров белән бергә үз подразделениесенең чигенүен каплау өчен позициядә кала. Аларның гамәлләре 200гә якын Россия хәрби хезмәткәренең гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән.

"Бюстны эшләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт,  – диде геройның әнисе Светлана Сорокина дулкынланып. –  Совет урамы – Олег урамы, чөнки ул шунда үсте. Совет урамындагы бу һәйкәлне аның дуслары, сыйныфташлары күрерләр һәм “Бу Олег Сорокин – минем дустым”, – дип әйтерләр. Ә соңыннан балалар күрерләр дә:  “Бу – Олег Сорокин – минем әтиемнең дусты”, – диярләр. Мин моны “буыннар бәйләнеше” дип атыйм”.

Элегрәк, 2024 елның октябрендә, Мамадышта  “Граффити. Сакчы” Бөтенроссия акциясе кысаларында Олег Сорокин истәлеген мәңгеләштергәннәр иде инде. Ул вакытта Домолазов урамындагы 18 нче йортның фасадында аның портреты белән мурал ясала. Бу шәһәрдә яшәүчеләргә якташының батырлыгы турында искә төшерергә тиешле беренче мурал.

"Якташыбыз батыр сугышчы гына да түгел иде. Ул безгә рухи мирас та калдырды: тирән эчтәлекле шигырьләр һәм хикәяләр язды. Бу аның шәхесенең никадәр күпкырлы, тирән һәм талантлы булуын ачык күрсәтә. Олег Сорокинның исеме хәзер Мамадыш районы тарихына һәм бөек илебез елъязмасына мәңгелеккә язылган. Ул якташларыбыз йөрәгендә, урам исемнәрендә һәм буыннар хәтерендә яшәячәк", – дип  басым ясады район башлыгы Вадим Никитин.

Бюстны тумышы белән Мамадыш егете, скульптор Артур Давыдов эшләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International