Татарстан юстиция министры: «Республиканың бер генә закон проектында да коррупция факторы ачыкланмаган»

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе, 17:04

2025 елда бер генә республика закон проектында да бер генә коррупция факторы да ачыкланмаган. Бу күп очракта закон проектларының югары сыйфаты турында сөйли. Бу хакта бүген Дәүләт Советында узган «Татарстан Республикасы закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте. ММЧ вәкилләре сорауларына Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров һәм әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ринат Фазылов җавап бирде.

Матбугат конференциясе, гадәттәгечә, ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. «Республика закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрендә зур роль уйный, – дип басым ясады Александр Чубаров. – Кабул ителә торган барлык закон проектларын коррупция факторларына җентекләп анализлау киләчәктә әлеге документларны табыш алу максатларында куллану буенча тискәре нәтиҗә бирә. Коррупция факторлары Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, бәйсез экспертлар – Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан экспертлар сыйфатында аккредитацияләнгән юридик һәм физик затлар тарафыннан ачыкланырга мөмкин».

Теманы дәвам итеп, Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин төп саннарны, шулай ук закон проектларына һәм норматив-хокукый актларга бәйсез экспертиза уздыру тәртибен әйтте. Юстиция министры билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнары 2025 елның 9 аенда 16 меңгә якын проектка коррупциягә каршы экспертиза үткәргән. «Нәтиҗәдә 67 коррупция факторы ачыкланды. Узган ел якынча шундый ук сандагы проектларда 92 очрак, – дип сөйләде Рөстәм Заһидуллин. – Коррупцияне профилактикалау чараларының берсе булып коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру тора. Аны бәйсез экспертлар үткәрә. Бүгенге көндә республикада 27 бәйсез эксперт аккредитацияләнгән».

Рөстәм Заһидуллин республика закон проектлары һәм норматив-хокукый актлар экспертизаларына аерым тукталды. 2025 елның 9 ае эчендә республика хакимият органнары тарафыннан 1237 проектка һәм 380 норматив хокукый актка коррупциягә каршы экспертиза уздырылган. 17 проектта коррупция факторлары ачыкланган. Закон проектларына килгәндә, министр аңлатканча, нинди дә булса хокук бозулар ачыкланмаган икән, бу документларны эшләү стадиясендә җентекләп әзерләү турында сөйли. «Коррупциягә каршы экспертиза уздырылган 1 815 норматив хокукый акт проектының 80е – Татарстан Республикасы законнары проектлары», – дип басым ясады Рөстәм Заһидуллин.

Комитет рәисе Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, закон проектларын эшләү сыйфаты елдан ел арта. «Закон проектларын эшләү сыйфаты яхшы, чөнки документ җентекләп тикшерелә. Һәм һәрьяклап коррупциягә каршы экспертиза уздырыла. Еллан-ел саен закон проектларының коррупциягә каршы экспертизасын уздыру элементларына тагын да күбрәк игътибар биреләчәгенә ышандыра алам. Без Дәүләт Советы кабул иткән һәр закон проектын ТР Прокуратурасына юллыйбыз, һәм алар аны барлык яктан да карый – федераль законнар белән килештерү һәм коррупция факторлар булу күзлегеннән. Прокуратурадан әзерләнгән закон проектларына бер генә тискәре нәтиҗә дә килмәде», – дип белдерде Александр Чубаров.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International