СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башлангыч бүлекчәләренең төбәк советы утырышы узды, анда советның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
10
декабрь, 2025 ел
2025 елда бер генә республика закон проектында да бер генә коррупция факторы да ачыкланмаган. Бу күп очракта закон проектларының югары сыйфаты турында сөйли. Бу хакта бүген Дәүләт Советында узган «Татарстан Республикасы закон проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте. ММЧ вәкилләре сорауларына Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров һәм әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ринат Фазылов җавап бирде.
10
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында «Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында» түгәрәк өстәл утырышы узды, аны уздыру инициативасы белән КПРФ фракциясе чыккан иде. Киңәйтелгән утырышта Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы Александр Комисаров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт идарәсе, Казан шәһәренең идарәче компанияләре вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ