Дәүләт Советында «Максат» Татар яшьләре лидеры мәктәбен ачу тантанасы узды

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе, 15:43

Бүген Дәүләт Советында XVII «Максат» Татар яшьләре лидеры мәктәбен ачу тантанасы булды. Чарага Россиянең 17 төбәгеннән татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары җыелды. Проектта катнашучыларны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов, ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сәламләде.

Илдар Гыйльметдинов «Максат» мәктәбендә катнашучыларга татар халкының традицияләренә һәм мәдәни мирасына сакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде, әлеге мәктәп төбәкләрдә татар яшьләре арасында лидерлык тәрбияләү һәм ныгыту өчен мөһим платформа булачак, дип белдерде. «Сез – татар яшьләре оешмалары лидерлары, туган телне һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итәсез, – дип мөрәҗәгать итте Илдар Гыйльметдинов чарада катнашучыларга – Килер вакыт, сезнең һәрберегез үз төбәгендә татарларның милли-мәдәни автономиясен җитәкләр һәм шуның белән безнең мәдәниятебезгә һәм туган телебезгә ярдәм итәр дип ышанабыз». 

Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов республика җитәкчелегенең туган телләрне саклау буенча алып барган сәясәте турында сөйләде. «Бүген бирегә татар яшьләренең иң актив вәкилләре җыелды. Сезнең укуыгыз татар телен алга таба үстерү өчен яңа идеяләр тудырырга дәртләндерер дип ышанам», – диде Руслан Шиһабетдинов.

XVII «Максат» Татар яшьләре лидеры мәктәбен оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге.

Мәктәп 11-14 декабрь көннәрендә эшләячәк. Проектның төп максаты – татар яшьләре лидерларына ярдәм итү, яшьләр сәясәте өлкәсендә аларның күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүдә һәм милли үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм итү. Чараның программасы 4 көнгә исәпләнгән һәм тренинглар, мастер-класслар һәм дискуссияләрне үз эченә ала. «Идел»  яшьләр үзәге базасында катнашучыларны идарә итүгә һәм проект эшчәнлегенә, ораторлык осталыгына, этикет кагыйдәләренә өйрәнәчәкләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International