17 утырыш һәм 20 каралган закон проекты: Социаль сәясәт комитеты 2025 елга йомгак ясады

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе, 17:09

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда Социаль сәясәт комитетының 2025 елдагы эшенә нәтиҗә ясалды. ММЧ вәкилләре сорауларына Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов җавап бирде.

Журналистлар белән бу очрашу гадәттә декабрь аенда уза торган  матбугат конференцияләренең беренчесе булы, анда парламентның профильле комитетлары, фракцияләре һәм депутат төркемнәре эшенә нәтиҗә ясала. 

Журналистларны сәламләп, Алексей Созинов хәзерге вакытта комитет составында 14 кеше эшләвен билгеләп үтте. «Бу сәламәтлек саклау өлкәсендә белгечләр, профсоюз һәм волонтерлык хәрәкәте лидерлары, спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсе вәкилләре, – дип билгеләп үтте Алексей Созинов, – дөресен әйткәндә, бу комитетның функциональ игътибары кыры. Сәламәтлек саклаудан тыш, профильле комитет карамагында – социаль ярдәм, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, балалы гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, физкультура һәм спорт, яшьләр сәясәте мәсьәләләре».

Быел Социаль сәясәт комитеты тарафыннан 17 утырыш уздырылган, шул исәптән 3 күчмә утырыш, аларда биш контроль мәсьәлә каралган: Татарстанда яшүсмерләргә медицина һәм стоматология ярдәме күрсәтү, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыруның дәүләт формасы буларак балалар йортлары эшен оештыру, шулай ук югары казанышлар спорты өчен спортчылар әзерләү. Утырышларда 45 мәсьәлә каралган.

«Утырышлар депутатлар даирәсендә генә уздырылмый, – дип билгеләп үтте Алексей Созинов. – Тармак министрлыклары вәкилләре чакырыла. Безнең комитет каршындагы Эксперт советы белән бергә зур эш алып барыла, аның составына 12 кеше – профессионаллар керә, аларның күбесе гыйльми исемгә ия. Шуңа күрә аларның фикере һәм тәкъдимнәре закон карарларын кабул иткәндә бик мөһим».

Комитет эшенә йомгак ясап, Алексей Созинов билгеләп үткәнчә, 2025 елда депутатлар 20 республика законын караган, шуларның 14е закон статусын алган – Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән, Татарстан Рәисе тарафыннан имзаланган һәм бастырып чыгарылган.

Социаль әһәмиятлеләре арасында Алексей Созинов хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алына торган уртача айлык кеременең чик күләме арттырылган (20 мең сумнан 23 мең сумга кадәр), опекуннарга айлык түләү күләме өч тапкырга арттырылган (3 мең сумнан 8 мең 641 сумга кадәр) законнарны атады. Педагогик яки медицина белеме булган опекуннарга яки попечительләргә айлык түләүгә, опекада яки попечительлектә булган балаларның санына карамастан, 13546 сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнә. «Әлбәттә, бу үзгәрешләр уңай, кешеләргә матди ярдәм күрсәтә», – дип белдерде Алексей Созинов.

Комитет җитәкчесе транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булган 16 яшьтән кечерәк булган балигъ булмаганнарга автомобиль бензинын сатуны тыю турындагы законга аерым тукталды.

«Закон 23 июльдә республикада булган резонанслы вакыйгалар дулкынында кабул ителде, анда балигъ булмаган балалар катнашты, транспорт чаралары белән бернинди документларсыз идарә иткән булганнар, – дип басым ясады Алексей Созинов. – Мондый күренешләргә каршы тору чараларын көчәйтү өчен бензин сатуны тыю билгеләнде. Шул рәвешле, без чикләүләр кертергә һәм ата-аналарның игътибарын баланың алар игътибарыннан башка транспорт чарасы белән идарә итә алмавына юнәлтергә теләдек».

Быел комитетта 292 федераль закон проекты, 9 закон чыгару инициативасы һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнарының 14 мөрәҗәгате каралган.

Социаль сәясәт комитетына 2576 документ кергән, шуларның 161е – гражданнар мөрәҗәгате. «Аларның күбесе буенча уңай карар кабул ителде яки аңлатмалар бирелде», – дип белдерде Алексей Созинов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International