Вячеслав Володин Татарстан Республикасы халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлый

2025 елның 12 декабре, җомга, 05:20

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә телеграмма юллаган.

«30 елдан артык элек Бөтенхалык референдумында кабул ителгән Төп закон илебезнең киләчәген билгеләде, кыйммәтле юнәлешләрне, шулай ук аның алдагы үсеше юлын һәм өстенлекләрен раслады», – дип билгеләп үткән Вячеслав Володин.

Дәүләт Думасы спикеры бәяләвенчә, 2020 елда хупланган Конституциягә төзәтмәләр, үз чиратында, «заманча чакыруларны җиңәргә, Россияне ныгытуга, гомуммилли максатларга ирешүгә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итә».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International