Округларда депутатлар атнасы

2025 елның 12 декабре, җомга, 15:53

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук республика муниципалитетларында Ватан Геройлары көненә багышланган чараларда катнашты.

11 декабрьдә Дәүләт Советы депутатлары Мәгъсүм Сәлахов һәм Ренат Вәлиуллин ТР Фәннәр Академиясендә узган «Казахстан һәм Татарстан: үткәндә һәм хәзерге вакытта гуманитар һәм мәдәни элемтәләр» халыкара фәнни семинарында катнаштылар. Экспертлар тәҗрибә уртаклаштылар һәм Россия белән Казахстан арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре контекстында татар һәм казах халыкларының күп гасырлык үзара бәйләнешләрен өйрәнүдә өр-яңа фәнни алымнар турында фикер алыштылар.

10 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Әтнә районына барды, анда ул инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм концертында катнашты. Камил Ногаев барлык катнашучыларга сәламәтлек һәм иминлек теләде. 

9 декабрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.  Депутатка Зирекле һәм Нокса урамнарында яшәүчеләр юл өслеген ремонтлауда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, кабул итүдә Казан шәһәренең 37 нче номерлы автобус маршруты хәрәкәтен үзгәртү, хезмәт ветераннарына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру һәм пенсияләрне яңадан исәпләү мәсьәләләре күтәрелде. «Һәрбер мөрәҗәгать мөһим. Бергәләп чишелеш эзләячәкбез!", – диде Лилия Маврина.

9 декабрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш сәфәре белән Балык Бистәсе районында булды, анда ул Россия Герое Сергей Чебневка мемориаль такта ачуда катнашты. Сергей Чебнев Курск өлкәсендә ВСУ һөҗүмен кире какканда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булды. 2025 елның 6 мартында Россия Президенты хәрби хезмәткәрнең тол калган хатынына «Алтын йолдыз» тапшырды.

9 декабрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды, анда ул гражданнарны кабул итте һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Егор Пантелеев белән очрашты. Депутат Егор Пантелеевны Ватан Геройлары көне белән котлады, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдерде. Шул ук көнне «Патриот» паркында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашлар Андрей Абрамов, Алмаз һәм Азат Мусиннарга мемориаль такта ачу тантанасы булды. Марат Галиев башка катнашучылар белән бергә мемориалга чәчәкләр салды.

Марат Галиев шулай ук Яңа Чишмә районы Советы утырышында катнашты, аның кысаларында муниципаль депутатлар киләсе елга районның социаль-икътисади үсеш фаразы турында фикер алыштылар, 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына район бюджетын кабул иттеләр.

9 декабрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районына эш сәфәре белән барды, анда район башлыгы Линар Зарипов белән ел саен үткәрелә торган «Игелек марафоны»хәйрия акциясенә старт бирде. Җыелган акчалар мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүгә, социаль әһәмияткә ия проектларга ярдәм итүгә һәм районда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк.

9 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы районына эш сәфәре кысаларында муниципаль район Советы утырышында катнашты, шулай ук гражданнарны кабул итте. Шул ук көнне депутат район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә күп балалы Хәсәншиннар гаиләсенә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Моннан тыш, Леонид Якунин Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Макарычевта булды. Депутат ветеран белән сөйләште, бүләкләр тапшырды. 

9 декабрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Тәтеш районына эш сәфәре кысаларында СССРның атказанган спорт мастеры һәм тренеры, Тәтеш шәһәре һәм районының Мактаулы гражданины Аркадий Воробьевка бюст ачу тантанасында катнашты.

Ике тапкыр олимпия чемпионы, биш тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы 21 дөнья рекорды куйган. Атлет карьерасыннан соң ул медицина фәннәре докторы, профессор, 200 дән артык фәнни хезмәт авторы була. Ул СССР җыелмасының баш тренеры буларак чемпионнар плеядасын тәрбияләде. «Аркадий Воробьевка бюст ачылу – Тәтеш районы тормышында мөһим вакыйга, –  дип билгеләп үтте Ринат Гайзатуллин. – Чемпионның бөеклеген чагылдырган бу скульптура образы район халкы өчен горурлык һәм уңышка омтылуның мәңгелек чыганагы булсын!».

9 декабрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районында булды, анда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә мемориал ачу тантанасында катнашты. Митингка СВО ветераннары, һәлак булганнарның туганнары, район җәмәгатьчелеге килде.

Шул ук көнне Минзәлә шәһәренең район мәдәният сараенда Ватан Геройлары көне уңаеннан концерт булды. Азат Хамаев Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Тихоновка, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, хәрбиләрнең туганнарына рәхмәт белдерде, шулай ук хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына бүләкләр тапшырды. Шул ук көнне Азат Хамаев район башлыгы Айдар Сәлахов белән Калтак урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда интерактив такта һәм югары тизлекле Интернет челтәре белән җиһазландырылган компьютер классы ачылды.

9 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов гражданнарны кабул итте. Аңа Питрәч районында яшәүче кеше Көек бистәсендәге йортны газүткәргечкә тоташтыру мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Депутат мөрәҗәгатьне шәхси контрольгә алды.

8 декабрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов эш сәфәре белән Сарман районына барды.  Депутат район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм яшь армиячеләр белән бергә СССР Герое Александр Казаковның туган авылы Александровка зиратында герой каберенә чәчәкләр салды.

Александр Афанасьевич – 2 нче Белоруссия фронтының 33 нче армиясенең 222 нче укчы дивизиясенең 787 нче укчы полкы батальоны белән җитәкчелек иткән. Белорус ССРның Могилев өлкәсен азат итү вакытында үзенең кыюлыгы белән аерылып торган. 1944 елның 27 июнендә батальон Днепрны кичә һәм аның көнбатыш ярындагы плацдармны ала. Немецларның берничә контратакасын кире кагып, батальон төп көчләр якынлашканчы плацдармны уңышлы тотып тора. «Ватан Геройлары көнендә безнең йөрәгебез илнең елъязмасына исемнәре язылган шәхесләргә мөрәҗәгать итә. Без гомер-гомергә туган җиребезне саклаган сугышчыларны искә алабыз.  Бу истәлекне саклау һәм аны балаларга һәм оныкларга тапшыру – безнең изге бурычыбыз», – диде Ринат Фазылов.

8 декабрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Баулы районына эш сәфәре кысаларында Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында узган «Геройларыбыз исемнәрен хәтерлибез» концертында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның туганнарын, иҗтимагый оешма вәкилләрен, волонтерларны, мәктәп укучыларын һәм район җитәкчелеген берләштерде. Концертта Ватан һәм патриотлык сүзләре аерым мәгънәгә ия булган кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. «Бу очрашу – аларны искә төшерү һәм сөйләү өчен сәбәп, – дип ассызыклады үз мөрәҗәгатендә Рәгать Хөсәенов. –  Без махсус хәрби операция геройлары истәлеген киләчәк буыннарга тапшырырга һәм сугышчыларга һәм аларның якыннарына игътибар һәм ярдәм күрсәтү өчен дәүләт дәрәҗәсендә мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш».

8 декабрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның 179 нчы гимназиясендә «Еллар аша» хәрби-патриотик музеенда булды. Музейда Казанның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше аерым урын алып тора.  «Музей – тарихи хәтерне сакларга ярдәм итә һәм Ватанга ихлас мәхәббәт тәрбияли торган мөһим проект», – дип белдерде Ольга Воронова.

8 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин Яр Чаллыда «Автошәһәрнең яшь эшкуары –2025» конкурсында булды. Депутат финалга чыгучыларны котлады һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырды. 13 яшь эшмәкәр төрле тармакларда бизнес-проектлар тәкъдим итте: җитештерү, транспорт, мәгариф, спорт һәм башкалар. Җиңүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мэрының бизнес-проектларны үстерүгә 500әр меңнән алты грант биреләчәк.

5 декабрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Савин районы башлангыч бүлекчәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына, Россия Герое көненә һәм иреклеләр көненә багышланган «Йөрәктән Җиңүгә» хәйрия концертын оештырды.  Концерт башланыр алдыннан кунаклар  В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы холлында оештырылган хәрби тематикага багышланган күргәзмәне карадылар,  Бөек Ватан сугышы тарихына һәм махсус хәрби операциягә багышланган экспозицияләр белән таныштылар. Сәхнәдә халык артистлары һәм үзэшчән иҗат коллективлары чыгыш ясады.  «Беренче хәйрия концерты СВО игълан ителгәннән соң ук узды. Бүген проектта атказанган артистлар гына түгел, партия белән бергә патриотик юнәлештәге инициативаларны гамәлгә ашыручы үзешчән коллективлар, мәктәп укучылары да катнаша.  «Йөрәктән Җиңүгә» хәйрия концерты буыннар дәвамчанлыгының, җәмгыять бердәмлегенең һәм Ватан сагында  торучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады»,  – дип билгеләде Ольга Воронова.

4 декабрьдә Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Ютазы районында булды. Сәфәр кысаларында ул гражданнарны кабул итте, анда социаль өлкәгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

3 декабрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казан Ратушасының Колонналар залында инвалидлар декадасына багышланган хәйрия концертында булды. «Кешеләр турында кайгырту һәм ул аеруча кирәк булганнарга ярдәм итү һәрвакыт безнең төп өстенлекләребез булып тора», - дип билгеләде Ольга Воронова.

3 декабрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев эш сәфәре белән Әтнә районында булды. Районда депутат Олы Әтнә авылыннан Бадыйковлар гаиләсендә булды, аларда «Өлкәннәрне гаилә тәрбиясенә алу» проекты кысаларында балачактан инвалид Динар Әхмәтшин яши.

2 декабрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районына эш сәфәре кысаларында муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слетында катнашты. Депутат республика Дәүләт Советы исеменнән аграрийларны уңышлары белән котлады, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм авылларда тормыш сыйфатын күтәрү өчен аларның хезмәтенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International