Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте вәкиллеге муниципаль дәрәҗәдә көчәйде»

2025 елның 12 декабре, җомга, 15:56

Бүген Казанда ТИСБИ Идарә университеты мәйданчыгында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышы узды. Югары Совет әгъзалары 2025 елдагы эшкә, шулай ук бердәм тавыш бирү көнендә Республика Рәисен һәм республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга йомгак ясадылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышны ачып, парламент башлыгы барысын да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады, Россия Конституциясе – илнең барлык хокукый системасын үстерү өчен нигезләрне билгеләүче иң югары норматив хокукый акт, дип басым ясады. «Бүген яңартылган Конституция нормалары тышкы чакыруларны җиңеп чыгуда, Россиянең киләчәктә дә ныгуын тәэмин итүдә, гомумән, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда дәүләт өчен төп таяныч булып тора», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Узып баручы ел, Ватанны саклаучылар елы, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән билгеләп үтелә. Ел дәвамында татарстанлылар фронтта һәм тылда җиңү яулаган ветераннарны хөрмәтләделәр, бөтен республика буенча хәрби-патриотик чараларда, шул исәптән сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салуда, «Үлемсез полк» йөрешендә, «Җиңү диктантында», «Ветеранга шалтырату» акциясендә актив катнаштылар.

Парламент җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәткән барлык татарстанлыларга рәхмәтен белдерде. Бүген Татарстан шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә яңа ел бүләкләре белән чираттагы гуманитар йөк җибәреләчәк. «Бу эшкә барлык институтлар – дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, безнең сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый берләшмәләр җәлеп ителгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Мондый куәтле һәрьяклы ярдәмнең күбесенчә республикабызның алга киткән икътисадый базасына таянуын барысы да яхшы аңлый дип уйлыйм, ул, моңарчы күрелмәгән санкцияләргә карамастан, тотрыклы үсеш күрсәтә».

Фәрит Мөхәммәтшин республика Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Татарстан үсеше хакына Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары гамәлгә ашыра торган курс халык ярдәмен алды, дип билгеләп үтте. Массакүләм сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары яңартылды, 7531 мандат бүленде. «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтеннән 163 депутат сайланды, шуларның алтысы – махсус хәрби операциядә катнашучылар. Моннан тыш, ике район Советында – Яшел Үзән һәм Сарман – «Татарстан – Яңа гасыр» депутат төркемнәре оештырылган.

«Югары Совет, хәрәкәтнең башкарма комитеты әгъзаларының игътибарын» «Татарстан – Яңа гасыр» депутат төркемнәренең башка район советларында вәкиллеген киңәйтү мәсьәләсен җентекләп тикшерергә кирәклегенә юнәлтәм, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Сайлау нәтиҗәләре – күренеп торган лаеклы нәтиҗә. Хәрәкәтнең муниципаль дәрәҗәдәге вәкиллеге сизелерлек көчәйтелгән дип санарга була».

Март аенда үзенең 30 еллыгын билгеләп үткән республика парламенты өчен дә 2025 ел истәлекле булды.  Закон чыгару инициативасы тәртибендә агымдагы елда йөзгә якын республика законы проекты кертелде һәм каралды, 82 закон кабул ителде, шуларның 11е – төп законнар. Парламент җитәкчесе социаль әһәмиятлеләрдән реабилитацияләнгән гражданнарны торак урыннары белән тәэмин итү тәртибен билгели торган, аерым категориядәге балаларны дарулар белән тәэмин итү тәртибен үзгәртү, хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен арттыру, күп балалыларга җир кишәрлеге урынына акчалата түләү бирү тәртибен билгели торган законнарны атады.    

Фәрит Мөхәммәтшин җирле үзидарәне реформалау һәм «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләренә аерым тукталды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан федераль закон проектына илледән артык төзәтмә кертелгән иде, шул исәптән төбәкләргә җирле үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү, аларга бер дәрәҗәле системага күчү яки ике дәрәҗәле системаны саклап калу хокукын бирү турындагы тәкъдимнәр дә. «Ахыр чиктә Татарстан тавышы федераль дәрәҗәдә ишетелде, шулай итеп без гамәлдәге ике дәрәҗәле системаны саклап калдык, ул быел узган муниципаль сайлаулар барышында үзенең ныклыгын тагын бер кат күрсәтте», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

 Парламент башлыгы Яңа елда Хәрәкәт алдында торган бурычлар арасында республика муниципалитетларын үстерүнең социаль-икътисадый стратегияләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар башлыклары, башкарма комитетлар белән багланышларны көчәйтү зарурлыгын, шулай ук республика Рәисе тарафыннан Дәүләт Советына еллык Юлламасында куелган бурычларны билгеләде. Моннан тыш, даими рәвештә, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш алып барырга, конкрет проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. «Киләсе ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Билгеле булганча, тиешле оештыру комитеты төзелде. Югары Совет әгъзаларының, депутат төркемнәренең, активның ел чараларында катнашу форматын уйларга кирәк. Тематик ел кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, ветераннарга аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклыйм. Аларны реабилитацияләү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре хәрәкәтнең аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советының эш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова сөйләде. Ул хәрәкәт тарафыннан үткәрелә торган социаль әһәмиятле чаралар, балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлегенә юнәлдерелгән проектлар турында сөйләде.

2025 елда территориаль бүлекләр советлары рәисләренең турыдан-туры катнашында «Күңел гармониясе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балаларга ярдәм» проектын гамәлгә ашыру эше дәвам иткән. Җирле халыкны актив җәлеп итү максатында «Ишегалдында театр» проекты тормышка ашырылган, аның кысаларында Хәрәкәтнең иҗат төркеме республиканың сигез районында иммерсив спектакльләр күрсәткән. Ватанны саклаучылар елы, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында хәрәкәт студентлар хорларының «Җиңү җырлары» республика фестивален уздырган, анда республиканың югары һәм махсус урта уку йортларының 36 һәвәскәр коллектив катнашкан.  «2025 елда без республикабызның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә үз өлешебезне кертергә омтылдык, – диде Алсу Тарханова. – Киләсе елда берничә зур чара узачак – хәрәкәтнең 11 съезды һәм яшьләр форумы».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International