Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы эшендә катнаша

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе, 07:00

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.

Бүген Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналар залында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Ярова һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин рәислегендә Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышы узачак. Көн тәртибендә – мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау һәм илнең яңа төбәкләрен Россиянең хокукый, социаль һәм транспорт системасына интеграцияләү мәсьәләләре.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча үзе җитәкләгән комиссиясе утырышын үткәрәчәк. Парламентарийлар чит илдә яшәүче ватандашлар белән эшләүнең закон чыгару аспектларын караячак һәм төбәкләр тәҗрибәсе турында фикер алышачак. 

16 декабрьдә Закон чыгаручылар советы утырышы узачак, аның көн тәртибендә торакның һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү һәм торак инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре үзәк урынны алып торачак.

Утырышны Россия Закон чыгаручылар советы рәистәшләре – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International