Фәрит Мөхәммәтшин: «Тарихи хәтер ватандашларыбызны берләштерүче җепкә әверелә»

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе, 19:20

Дәүләт Советы рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Бүген республика парламенты башлыгы Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча үзе җитәкләгән комиссия утырышын уздырды. Парламентарийлар бу эштә төбәкләрдә тупланган ведомствоара хезмәттәшлек тәҗрибәсен өйрәнде, федераль законнарны камилләштерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Комиссия утырышы Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты мәйданчыгында узды. Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин катлаулы геосәяси шартларда Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Комиссия төбәкләрдә тупланган тәҗрибәгә һәм дустанә дәүләтләр белән тышкы икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекнең уңай үрнәкләренә  анализ ясауны дәвам итә дип ассызыклады. «Без күпчелек дәүләтләр белән чик ара, төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлекне үстерү буенча эшне активлаштырдык, - дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы. - Комиссия тәкъдиме буенча федераль үзәк белән берлектә субъектларның халыкара эшчәнлеккә карата конституция хокукларын гамәлгә ашыру рәвеше гадиләштерелде".

Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән хезмәттәшлеккә багышланган түгәрәк өстәл кысаларында Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Парламент башлыгы әйтүенчә, бу эштә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы зур урынны алып тора.

Биш ел элек совет каршында ватандашлар белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем төзелде. «Квартал саен республиканың чит илләрдәге вәкилләре, бизнес-бергәлекләр, татар иҗтимагый оешмалары активы катнашында Татарстан продукциясен  алга җибәрү, инвестицияләрне арттыру өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алышалар", - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республика ватандаш студентлар белән багланышларны сизелерлек активлаштырды. «Интеллектуаль һәм иҗади сәләтле яшьләргә аерым игътибар бирәбез, - дип ассызыклады ул. -Катнашучылар саны елдан-ел арта, белем бирү программаларының географиясе елдан – ел киңәя».

Тарихи хәтерне саклау буенча да зур эш алып барыла. «Узган ел Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә тантаналы рәвештә Муса Җәлил бюсты ачылды, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. - Моннан тыш, 2024 елда Беларусь Республикасының Брест шәһәренең гарнизон зиратында Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссия җирендә сугышкан Татарстан фронтовикларына истәлек тактасы куелды. Бу һәйкәлләр ватандашларыбызның бердәмлеге символына әйләнде, аларның уртак тарихка, ата-бабаларыбызның батырлыкларына һәм казанышларына зур игътибар бирүне күрсәтә».

Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны республикага күчерүгә ярдәм итү буенча республика дәүләт программасы кысаларында быелның 10 аенда ватандашларыбыздан 139 гариза кабул ителә. Сайлап алу нәтиҗәсендә 97 ватандашыбыз һәм аларның 216 гаилә әгъзасы Комиссиянең уңай бәяләмәсен алды. Нигездә бу Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан гражданнары.

Дәүләт программасында катнашучының социологик портретына игътибар итсәк, бу 35 яшьтән аз гына өлкәнрәк, югары һөнәри белемле,  балалары булган, эш бирүчеләр тарафыннан аеруча кирәкле һөнәрләр исемлегенә туры килгән һөнәр иясе, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, спорт, мәгълүмати-коммуникация технологияләе, машина төзелеше өлкәләрендә эшләүче кеше.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының ватандашлар белән эшләү департаменты директоры урынбасары Вадим Митрофанов төбәк парламентлары җитәкчеләренә бу эш буенча тышкы сәясәт ведомствосының бәясен җиткерде. Татарстан ватандашлар белән хезмәттәшлек буенча лидер төбәкләр рәтендә.

“Ераклыкка һәм шартларга карамастан, Ватан белән элемтә нык булып калырга тиеш", - дип ассызыклады Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе, спортны үстерү мәсьәләләре буенча халыкара парламент һәм иҗтимагый оешмаларда махсус вәкил Олег Матыцин.

2026 елга кергәндә  ватандашлар белән эшләү аеруча зур әһәмияткә ия була. Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин киләсе елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү тәкъдимен хуплады.

Ватандашлар белән элемтәне ныгыту, халыкара спорт чаралары аша да мөмкин, диде  Олег Матыцин. Алар арасында ул Казанда узган чараларны да атады.

Закон чыгаручылар Советы мәйданчыкларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында эш иртәгә дәвам итәчәк. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрәчәк закон чыгаручылар советы утырышының көн тәртибендә халыкның торак алу мөмкинлеген тәэмин итү, торак инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре төп темалар булачак.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International