Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

2025 елның 16 декабре, сишәмбе, 12:53

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты.

Закон чыгаручылар Советы рәистәшләре – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәргән утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә торак белән тәэмин итү һәм торак инфраструктурасын үстерү буенча иде.

«Россия Закон чыгаручылар советы конструктив диалог өчен мөһим мәйданчык булды һәм булып кала», – дип  басым ясады РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, утырышны ачып.

Торак алу мөмкинлеген, торак һәм социаль инфраструктураны үстерү мәсьәләләрен Валентина Матвиенко гадәттән тыш актуаль дип атады, чөнки бу гражданнарның тормыш сыйфатын гына арттырып калмый, ә мөһим бурычларны хәл итү дә, мәсәлән, демографик сәясәт тә алардан тора. «Үз торагы булу – теләсә кайсы гаиләнең хыялы, – дип ассызыклады Россия парламентының югары палатасы рәисе, – Гаиләдә балалар күбрәк тусын өчен бу хыял 10-15 елдан соң түгел, ә мөмкин кадәр иртәрәк тормышка ашырылырга тиеш».

Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта торак белән тәэмин итүгә, торак төзелешен, социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә программалар гамәлгә ашырыла һәм алар үз нәтиҗәләрен бирә. Аерым алганда, шәхси торак төзелеше күләме арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул төзелешнең гомуми күләменең 60%ын  тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, Федерация Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген гамәлдәге программаларны җентекләп җайлап бетерергә кирәк. Мисал итеп Валентина Матвиенко гаилә ипотекасы механизмын атады. Ул балалар санына карап ташламалы ипотеканың дифференциацияләнгән ставкасын кертергә тәкъдим итте. «Демография буенча Президент Советы утырышында без нәкъ менә күп балалы гаиләләр булдыруны стимуллаштыру өчен балалар санына карап ташламалы ипотеканың дифференциацияләнгән ставкасын кертү буенча парламент инициативасы хакында әйттек», –  диде Валентина Матвиенко.

Ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, Валентина Матвиенко ассызыклаганча, ташламалар чыннан да дәүләт ярдәменә мохтаҗларга тиеш.

Федерация Советы спикеры шулай ук илнең гармонияле пространство үсеше өчен субсидияләнә торган ипотеканың кешеләрнең субъектлардан башкала агломерацияләренә күчүенә китермәве мөһим дип саный.

Торак алу мөмкинлеге мәсьәләләре торак сәясәтендә мөһим урын алып  тора, дип саный РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. «Безнең өчен төп күрсәткеч – торак алу мөмкинлеге. Квадрат метрлар күп булырга мөмкин. Ләкин бу торак алу мөмкинлеге турында ни дәрәҗәдә сөйләргә мөмкинлек бирә? Монда сорау туа», – дип басым ясады  Дәүләт Думасы Рәисе.

Вячеслав Володин әйтүенчә, бу һәркем өчен бертөрле булырга тиеш –Мәскәүдә, Камчаткада, Мурманскта яки Костромда яшәүчеләр өчен дә. «Безнең илдә барлыгы 1119 шәһәр бар, шуларның 949ы – халык саны 100 меңгә кадәр булган шәһәр. Һәр дүртенче кеше кечкенә шәһәрдә яши. Әгәр аларны авылда яшәүчеләр белән берләштерсәк, кече шәһәрләрдә 100 меңгә кадәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр саны 43% тан артып китәчәк, – дип ассызыклады Вячеслав Володин. – Шуңа күрә нәкъ менә кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда торак алу мөмкинлеге мәсьәләсен хәл итү өстенлекле бурычка әверелә».

Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, торак алу мөмкинлеге – төрле социаль категорияләрнең, табибларның, күп балалы гаиләләрнең һ. б. торак сатып ала алу ул.

Татарстан Республикасы бүген торак төзелеше, социаль һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләрен хәл итү буенча берничә мәртәбә лидер регионнар рәтендә аталды.

Татарстан торак тапшыру күләме буенча илдә алдынгы урында, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора. 2021 елдан башлап файдалануга тапшырыла торган торак күләме 3 млн.кв. метрдан артып китте, һәм бу күрсәткеч ел саен арта бара. Узган елда 3,45 млн. кв. м торак файдалануга тапшырылган иде, шул исәптән күп фатирлы йортлар – 1,1 млн. кв. м, шәхси торак төзелеше – 2,35 млн. кв. м.

Республикада ярдәм чаралары гамәлдә, аерым алганда, гаилә ипотекасы (уртача ставка 5,8%), IT-белгечләр өчен ипотека (уртача ставка 5,79%), авыл җирендә торак сатып алуга авыл ипотекасы (ставка 3%). 

«Социаль ипотека» программасы кысаларында ташламалы шартларда торакны бюджет өлкәсе, социаль ипотеканы финанслауда катнашучы оешмалар хезмәткәрләре, кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ гражданнар ала ала.

Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советы утырышына йомгак ясап, көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең актуальлеген ассызыклады. «Сүз торак алу мөмкинлеге, шул исәптән авыл җирлегендә дә, турында бара, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Авыл җирендә яшәүче кешеләргә, авылда торак төзелешенә ярдәм аеруча мөһим. Шул ук вакытта индивидуаль торак төзелеше темпларын саклап калырга кирәк. Әйе, бәлки, авыл җирендә дә күп фатирлы йортлар төзү арзанрактыр, әмма авыл халкының яшәү рәвеше җир, хуҗалык һәм үз йортлары белән бәйле. Авыл тормышын һичшиксез сакларга кирәк. Бу күпмилләтле халкыбызның традицияләре һәм мәдәнияте яхшырак саклануы һәм буыннан-буынга тапшырылуы өчен дә мөһим».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International