Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе, 18:17

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда депутатлар Татарстанның Дәүләт бүләкләре турында республика законын гамәлгә ашыруның барышы, Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.

Татарстанның Дәүләт бүләкләре турындагы республика законын гамәлгә ашыруның барышы турында ТР Рәисе Администрациясенең дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире Илсөя Тимергалиева сөйләде.

Бүгенге көндә Татарстанда 55 дәүләт бүләге булдырылган: 2 орден, 1 орден медале, 6 медаль һәм 47 мактаулы исем. Республиканың иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены. 2004 елда гамәлгә куелганнан бирле орден белән 335 кеше, 1 муниципаль берәмлек һәм 12 оешма бүләкләнгән. Икенче дәрәҗәдәге дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены, аның белән 518 кеше бүләкләнгән. 2015 елның апрелендә гамәлгә куелган тагын бер бүләк  –  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале.

«Орден медале белән, башка казанышлардан тыш, гражданнар җәмәгать тәртибен саклаганда, шулай ук тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда күрсәткән батырлыклар өчен дә бүләкләнергә мөмкин, – дип билгеләп үтте ТР Рәисе Администрациясенең дәүләт бүләкләре бүлеге мөдире. – Ватаныбызны саклаучы хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәрү максатында орден медале белән сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар актив бүләкләнә. Бүгенге көнгә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә 2715 кеше лаек булды, шуларның 1213-е – махсус хәрби операциядә катнашучылар».

Республикада 47 мактаулы исем бирелә. 2025 елның 10 декабренә әлеге исемнәргә лаек булган 40552 кеше исәпләнә. Хәзерге вакытта, Илсөя Тимергалиева билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы, ТР Рәисенең дәүләт-хокук идарәсе һәм республика юстиция министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы буенча милли гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем булдыру мәсьәләсе карала.

«Әлеге мактаулы исем Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең югары профессиональ хәрбиләрен һәм хезмәткәрләрен бүләкләү максатларында булдырырга тәкъдим ителә, – дип сөйләде ТР Рәисе Администрациясе вәкиле, – Ул дәүләт һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүдәге, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, милли гвардия гаскәрләрендә, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел хезмәт итүче,  милли гвардия гаскәрләре кадрларын әзерләүдәге һәм тәрбияләүдәге аерым казанышлары өчен биреләчәк».

 Илсөя Тимергалиева шулай ук «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены статутына төзәтмәләр кертү эше алып барылуы турында сөйләде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены статусын киңәйтергә тәкъдим ителә, – дип белдерде Илсөя Тимергалиева. –«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены  белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр» диелсә,  хәзер исә «шулай ук тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә» дип өстәргә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Татарстан Рәисенә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге белән бүләкләү инициативасы хокукын бирү мәсьәләсе дә карала.

Парламентарийлар «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены статутына төзәтмәләр кертү турында фикер алышканда, гражданлык һәм хәрби казанышларны аерып күрсәтергә кирәк, дигән фикер әйттеләр.

«Бу орденга, һичшиксез, күп санлы татарстанлыларның лаек булуын исәпкә алсак, бәлки, аны «хәрби бурычларын үтәгән өчен» алуларын ассызыкларга кирәктер», – дип тәкъдим итте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

«"Җәмәгать тәртибен саклау һәм хәрби бурычны үтәү – ул төрле тәртиптәге казанышлар. Хәрби батырлык яисә алда булырга тиеш, яки бөтенләй аерым билгеләп үтелергә тиеш», – дип басым ясады Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы Эксперт советы әгъзасы Римма Ратникова.

Утырышта шулай ук Дәүләт Советының Россия субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек планын гамәлгә ашыру хакында сөйләштеләр.

«2025 елның 15 декабренә 47 хезмәттәшлек турында килешү, федераль дәүләт хакимияте органнары белән 2 килешү, чит дәүләтләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек турында 11 килешү һәм беркетмә төзелгән », – дип сөйләде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Комитет башлыгы шулай ук Комитетның 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында да сөйләде. «Хисап чорында Комитет тарафыннан 15 утырыш уздырылды, 34 мәсьәлә каралды, шуларның 12се – контроль мәсьәлә», –  дип белдерде Альберт Хәбибуллин.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International