Закон үз көченә керде

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе, 09:15

Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Рәисе якындагы өч елга керемнәр һәм чыгымнар планлаштырыла торган финанс законнары блогына − республика бюджеты турындагы законга һәм медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турындагы законга кул куйды. Моннан тыш, кайбер законнарга кертелгән үзгәрешләр республиканың Конституция советы вәкаләтләрен киңәйтергә, шулай ук кунакханә бизнесы өчен ташламалы салым ставкасын озайтырга мөмкинлек бирәчәк. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

2026 ел бюджеты  балансланган һәм үзенең югары социаль юнәлешен саклап калган

2026 елның 1 гыйнварыннан «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 81-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

2026 ел бюджеты, элеккеге еллардагы кебек үк, балансланган, үзенең югары социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап калган. Иң мөһиме – бюджет турындагы законда барлык социаль йөкләмәләрне үтәү, шул исәптән бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру каралган. Төп финанс законында язылган социаль гарантияләр тулысынча финанслар белән тәэмин ителгән. Барлык дәүләт программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү дәвам иттереләчәк.

2026 ел бюджетында күптән түгел кабул ителгән закон карарларын финанслау каралган. Аерым алганда, 2026 ел бюджетында күп балалы гаиләләргә үзләренә тиешле җир кишәрлеге урынына акчалата түләүләр бирү өчен 500 млн сум каралган. 2027 һәм 2028 елларда да шундый ук сумма карала.

Киләсе елга республика бюджеты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде:

2026 елга республика бюджеты керемнәре 552,2 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнар – 566 млрд сумнан артык. Дефицит – 13,8 млрд сум.

2027 елга бюджет керемнәре 578,9 млрд сум күләмендә планлаштырылган, чыгымнар – 595,8 млрд сум. Дефицит – 16,9 млрд сум.

2028 елга бюджет керемнәре 620,9 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 639,6 млрд сум. Дефицит – 18,7 млрд сум.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты дефицитсыз кабул ителде

2026 елның 1 гыйнварыннан «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» 82-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керә.

Закон нигезендә, республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәре һәм чыгымнарының гомуми күләме 2026 елга 101 млрд 382 млн сум күләмендә планлаштырылган. Бюджет кытлыгы планлаштырылмый.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты планлы чорга да дефицитсыз булачак: 2027 елда керемнәр һәм чыгымнар 109 млрд 392 млн сум тәшкил итәчәк, 2028 елда – 117 млрд 398 млн сум.

Кунакханә бизнесы өчен салым ташламалары озайтылды

11 декабрьдә «Оешмалар мөлкәтенә салым турында «Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 83-ТРЗ номерлы ТР Законы үз көченә керде.

2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган, кимендә «өч йолдыз» категорияле һәм 50 номерлы фонды булган кунакханәләрдә вакытлыча яшәү урыннары бирү буенча хезмәт күрсәтү өчен каралган мөлкәткә карата оешмалар өчен салым ташламалары,  кабул ителгән закон белән, күрсәтелгән объектларны файдалануга тапшыруның срогы 2030 елның 31 декабренә кадәр озайтыла.

Чорны озайту кунакханә өлкәсендә номер фондын арттырырга, шулай ук кулланучылар өчен кунакханә номерларының үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә ярдәм чаралары механизмы төгәлләштерелде

11 декабрьдә «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына һәм «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр  кертү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 85-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Закон капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә, шул исәптән дәүләт ярдәме чаралары өлешендә законнар базасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Аерым алганда, законда дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе төгәлләштерелә, аның нигезендә инвестиция проектын гамәлгә ашыручы оешмалар өчен чыгымнарны каплауның ике формасы – субсидияләр һәм салымны кайтару рәвешендә каралган.

«Үз проектларын гамәлгә ашыру өчен инфраструктураны үстерүгә акча керткән инвесторлар чыгымнарны федераль бюджеттан кайтарырга хокуклы. Әмма компенсацияләүнең конкрет механизмын сайлау һәрвакыт билгеле бер кыенлыклар тудыра, чөнки бюджет акчаларын кире кайтару процедурасы максималь үтә күренмәлелек һәм төгәллек тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә субсидияләр бирү шартлары җентекләп билгеләнде»,  –  дип шәрехләде кабул ителгән законны Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев.

Закон чит ил катнашындагы компанияләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә, шулай ук инвестиция проектлары кысаларында төзелгән күчемсез мөлкәт  объектларына һәм линия объектларына технологик аудит уздыру тәртибеннән тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан аудит үткәргән өчен түләү күләме һәм әлеге түләүне алу тәртибе билгеләнә.

Конституция Советының вәкаләтләре киңәйтелде

11 декабрьдә «Татарстан Республикасы Конституция советы турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 84-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде

Закон Татарстан Республикасы Конституция советы эшчәнлеген камилләштерү, аның вәкаләтләре өлкәсен киңәйтү максатларында эшләнде.

Әлеге закон кабул ителгәнче Конституция советы норматив хокукый актлар мониторингын гамәлгә ашыру инициаторы була алмый иде, аның эш күләме бары тик сорау яки мөрәҗәгать булуга бәйле иде. «Конституция советына мөрәҗәгать итү характерына бәйле булмаган норматив хокукый актларны мониторинглауны гамәлгә ашыру вәкаләте бирелмәү факты күп очракта Конституция советның мөмкинлекләрен чикли һәм әлеге дәүләт органы алдында куелган максатларга ирешүгә, атап әйткәндә, Татарстан Республикасында конституциячел законлылыкны ныгытуга комачаулый дип уйлыйбыз», – дип шәрехләде яңалыкны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Закон Конституция советына республиканың норматив хокукый актларына, җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларына аларның Татарстан Республикасы Конституциясенә туры килү-килмәвен мониторинглау хокукын бирә.

Моннан тыш, кабул ителгән закон Татарстан Республикасы норматив хокукый актының, җирле үзидарә органының норматив хокукый актының йә аларның аерым нигезләмәләренең Республика Конституциясенә туры килүе яисә туры килмәве турында Конституция советы бәяләмәләрендә хокукый җайга салуны яисә хокук куллану практикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр булырга мөмкин дигән норманы беркетә. Мондый бәяләмәләр әлеге норматив актны кабул иткән орган яисә вазыйфаи зат тарафыннан мәҗбүри каралырга тиеш.

Шулай ук закон белән нигезләмә раслана, аның нигезендә Конституция советы бәяләмәсендә хокукый җайга салуны яисә хокук куллану практикасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган Татарстан Республикасының башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, вазыйфаи затлар Конституция советы бәяләмәсен алган көннән алып өч ай эчендә Конституция советына һәм Татарстан Республикасы Рәисенә күрсәтелгән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International