Андрей Егоров: «Гражданнарның Дәүләт Советына мөрәҗәгатьләренең чиреге торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре белән бәйле»

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе, 18:03

Бүген Дәүләт Советында сыйфатлы торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды. ММЧ вәкилләре сорауларына Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Дәүләт торак инспекциясе башлыгы –Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин җавап бирде.

Матбугат конфренциясен ачып, парламентның профильле комитеты рәисе Андрей Егоров торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренең, гадәттәгечә, гражданнар өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп үтте. «Бу тормышның халык өчен иң сизгер өлкәсе. Торак-коммуналь хуҗалык – ул һәркем көн саен очраша торган өлкә. Дәүләт Советына барлык мөрәҗәгатьләрнең 25% ы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә бәйле, – дип белдерде Андрей Егоров. – Безнең комитет һәм Дәүләт торак инспекциясе үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын төзеде, ул торак-коммуналь даирәсе мәсьәләләрен хәл итүгә комплекслы якын килергә мөмкинлек бирә. Уртак утырышлар кысаларында тармак үсешенең төп мәсьәләләре тикшерелә, норматив-хокукый җайга салу механизмнары эшләнә һәм камилләштерелә. Бу партнерлык проблемаларга оператив җавап бирергә, законнарга үзгәрешләр кертергә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә системалы җитешсезлекләрне бетерергә мөмкинлек бирә».

Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, комитет эшенең төп юнәлешләреннән берсе контроль-күзәтчелек чараларыннан хокук бозуларны профилактикалауга күчү. «Моңа мисал – «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» федераль законда каралган «үз-үзеңне тикшерү» механизмын кертү. «Үз-үзеңне тикшерү» механизмы идарәче оешмаларга, контроль органнарының планлы тикшерүләрен көтмичә, автоматлаштырылган режимда мәҗбүри таләпләрне үтәү дәрәҗәсен ирекле билгеләргә мөмкинлек бирә, – дип аңлатты комитет рәисе. – Бу нәтиҗәдә бизнеска артык басымны киметергә, үз-үзен җайга салуның иң яхшы тәҗрибәләренә ярдәм итәргә һәм идарәче компанияләрнең намуслы тәртибен стимуллаштырырга ярдәм итәчәк».

Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, Татарстанның эре идарәче компанияләре «үз-үзеңне тикшерү» практикасын гамәлгә кертү инициативасын хуплыйлар. Аерым алганда, идарәче компанияләрнең берсе күпфатирлы йортлар белән идарә итү процессларын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм 2026 елның беренче кварталында комитетның күчмә утырышын уздыру өчен мәйданчык бирергә әзер булуын белдергән. «Утырыш нәтиҗәләре буенча без үз тәкъдимнәребезне республика Хөкүмәтенә юлларбыз дип уйлыйм. Хәзерге вакытта күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлегенә региональ дәүләт лицензия контроле турындагы нигезләмәдә профилактик чараның «үз-үзеңне тикшерү» кебек төре юк. Шул ук вакытта мондый практика Мәскәүдә, Тамбов һәм Брянск өлкәләрендә уңышлы гамәлгә ашырыла», – дип сөйләде Андрей Егоров.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин ведомствоның Дәүләт Советы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үтте. «Закон чыгару хакимияте белән хезмәттәшлек итмәсәк, безнең халыкны ишетү мөмкинлеге аз булыр иде, – дип билгеләп үтте Александр Тыгин. – Быелның 11 аенда Дәүләт торак инпекциясенә конкрет проблемаларга, җылылык һәм җылы су мәсьәләләренә кагылышлы 23 меңгә якын мөрәҗәгать керде, өч меңгә якын мөрәҗәгать – торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү мәсьәләләре».

Сорауларның күп өлеше гомуми йорт мөлкәтен карап тотуга, торак-коммуналь хуҗалыкны тәэмин итү сыйфатына, идарәче оешмаларның эшенә, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрне исәпләүгә кагыла.

Александр Тыгин сөйләвенчә, торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибен контрольдә тоту кысаларында ведомство адресына 3 меңгә якын мөрәҗәгать кергән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә барлыгы 86 хокук бозу очрагы ачыкланган, шулардан 50 күрсәтмә бирелгән.

Ахырда Андрей Егоров һәм Александр Тыгин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны  яктыртулары һәм журналистлык эшләре өчен бүләкләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International