Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырылды

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе, 12:22

Бүген Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа эш машиналары ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу сезнең эшегезнең үтемлелеген, оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Гражданнарның тормыш сыйфаты хакимиятнең барлык мәсьәләләрне никадәр оператив хәл итүенә бәйле».

Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә органнарына һәрвакыт таянып булуын әйтте. «Без һәрвакыт сезгә, җирле хакимияткә таянып эш иттек һәм аны хупладык», – диде ул, муниципалитет вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләрне тагын бер кабат котлады һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең XX съездының эшендә уңышлар теләде.

Федерация Советының Конституциячел законлылык һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, үз чиратында, ТР Муниципаль берәмлекләре советы съезды эшендә катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. «Минем өчен монда булу мөһим һәм мактаулы», - диде ул.

“Без җирле үзидарә турындагы закон турында сөйләшкәндә, Рөстәм Нургалиевич, сезнең таянычыгыз җирле үзидарә органнары икәнен сиздем, – диде Андрей Клишас. – Автомобильләр тапшыру – ул бүләк кенә түгел, ә кешеләр белән үзара хезмәттәшлекнең матди-техник нигезен тәэмин итү. Мин күрәм, республикада чыннан да җирле үзидарә органнары – дәүләт хакимияте органнарының таянычы һәм ышанычлы союздашы».

Җавап сүзе белән Лениногорск муниципаль районының Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Л.М. Шиһапова чыгыш ясады.

Чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Искәртәбез, конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычлары тапшырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International