КПРФ фракциясе 2025 елдагы эшкә йомгак ясады

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе, 14:25

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда фракция әгъзалары 2025 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар һәм 2026 елдагы эшчәнлек планы турында фикер алыштылар.  Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин, Александр Комисаров һәм Николай Атласов җавап бирделәр.

Депутатлар берләшмәсенең быелгы эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны Хафиз Миргалимов җиткерде. Аның әйтүенчә, фракция депутатларының закон чыгару һәм иҗтимагый эшчәнлеге сайлаучылар тарафыннан да, республика җитәкчелеге тарафыннан да лаеклы бәяләнә. «Фракция әгъзалары хакимиятнең башкарма органнары һәм муниципалитетлар белән актив хезмәттәшлек иттеләр, шуның нәтиҗәсендә кайбер социаль объектларны төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре уңышлы хәл ителде, – дип билгеләде ул. – Аерым алганда, киләсе елга республика бюджетын караганда акчаларны шул исәптән КПРФ фракциясе тәкъдим иткән проектларга да бүлеп бирү турында карар кабул ителде». 

Фракция җитәкчесе сүзләренә караганда, гыйнвардан декабрьгә кадәр КПРФ фракциясе 8 утырыш, 5 матбугат конференциясе, 3 түгәрәк өстәл уздырган, алар сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына һәм «Волжская гавань» торак комплексында яшәүчеләр мәсьәләләренә багышланган. КПРФ фракциясе тарафыннан «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә Татарстан АССР һәм Совет халкының керткән өлеше.Тарихи хакыйкать һәм герой-якташлар истәлеген саклау» темасына фәнни-гамәли конференция оештырылган.

Фракция депутатлары тарафыннан сайлаучыларның 831 мөрәҗәгате каралган, нәтиҗәләр буенча депутат мөрәҗәгате хакимият органнарына җибәрелгән, алар буенча аңлатмалар бирелгән һәм тиешле чаралар күрелгән. 

Журналистларның сорауларына җавап биреп, КПРФ фракциясе әгъзалары депутатлар берләшмәсенең 2026 елга планнары, аерым алганда, РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясендә катнашу, шулай ук закон чыгару эшчәнлеге турында с

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International