СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
декабрь, 2025 ел
Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында тәмәкегә каршы пропаганданы көчәйтергә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Ринат Фазылов җәмәгать транспорты тукталышларында вейп һәм тәмәке сатуны тыю турындагы яңа законга аңлатма биреп хәбәр итте.
18
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан митрополиясе – Рус Православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Казан, Әлмәт, Чистай, Яр Чаллы епархияләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында генераль килешүгә имза салынды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
18
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда фракция әгъзалары 2025 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар һәм 2026 елдагы эшчәнлек планы турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин, Александр Комисаров һәм Николай Атласов җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ