Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен хуплады

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 09:52

Бүген Дәүләт Советында парламентның унҗиденче утырышы кысаларында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды, анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы һәм республика парламенты депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балалар үзләренең хыял-теләкләрен язган открыткаларны алдылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы шәһәрендә яшәүче җиде яшьлек Әмир һәм өч яшьлек Азалиянең теләкләрен үтәүгә алды, аларның әтиләре махсус хәрбия операциядә катнаша.  Әмир робот техникасы җыю турында хыяллана,  ә Азалия – курчак йорты турында.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыршыдан өч открытка алды. Парламент җитәкчесе Казаннан махсус хәрбия операциядә  катнашучы  кешенең балаларының Яңа ел хыялларын тормышка ашырачак. Ун яшьлек Самина велосипед турында хыяллана, ә алты яшьлек Сабина биергә ярата. Ул үзенә бүләккә бию келәме сораган.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Казаннан уналты яшьлек Илдарның Яңа ел теләген үтәячәк. Ул метро машинисты ролендә булырга хыяллана.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үзләренә сюрприз бүләк теләгән Җәлил белән Сәидәнең хыялларын тормышка ашырачак.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов курчак турында хыялланган биш яшьлек Айлинәнең хыялын тормышка ашырачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина  чыршыдын Казаннан өч яшьлек Эвелина, унбер яшьлек Полина һәм унөч яшьлек Амелия теләкләре язылган шарларны алды.  . Кызлар Яңа елга бүләк сыйфатында интерактив курчак, чигү һәм рәсем ясау өчен җыелмалар алырга теләүләре турында язганнар.

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен Россия буенча гамәлгә ашырыла һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә.

«Теләкләр чыршысы» кысаларында махсус операциядә катнашучыларның  е балаларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятим балаларның, аз керемле гаиләләрдән булган балаларның, шулай ук ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә яшәүче балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкин.

Акциядә өч төрле теләк — матди, матди булмаган һәм бүләк-сюрприз каралган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International