«Бердәм Россия» фракциясе утырышында гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 10:01

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар гаилә сәясәте һәм «Гаилә» илкүләм проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр фракциянең 2025 елгы эшенә йомгак ясадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, «Гаилә» илкүләм проекты 2024 елга кадәр гамәлдә булган «Демография» илкүләм проектының дәвамы булып тора.

"Илкүләм проект кысаларында барлык гаиләләргә, аның барлыкка килүеннән, балалар тууыннан башлап  ярдәм итүгә юнәлтелгән.   Ананы һәм балаларны, өлкән буынны саклауга, гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар бирелә», –  дип сөйләде Эльмира Зарипова.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Гаилә» илкүләм проектының өч состав өлешен гамәлгә ашыру өчен җаваплы: «Күп балалы гаилә», «Гаиләгә ярдәм» һәм «Өлкән буын», аларны гамәлгә ашыруга 13,8 млрд сумнан артык акча каралган.

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» төбәк проекты кысаларында Татарстанлылар җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр өчен бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә бердәм пособиегә исәп тота алалар. "Бу гаилә пособиесе ярдәмендә хатын-кыз йөклелек башланганнан алып бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге бар, бүгенге көндә түләү 220 мең анага билгеләнгән», –  дип белдерде Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасы Гаилә сәясәте мәсьәләләрендә һәрвакыт үзенчәлекле караш белән аерылып торды, дип билгеләп үтте министр. Федераль ярдәм чараларыннан тыш, Татарстанда үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган республика чаралары да күрсәтелә. Алар арасында – авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр. Быел мондый чарадан 1,5 мең хатын-кыз файдаланган.

"Гомумән алганда, авылда яшәүче 15 меңнән артык хатын-кыз бу түләүне алды. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, түләүләр алган һәр бишенче хатын-кыз,  яки 22% ы  күп балалы әниләр һәм республика бюджетыннан ярдәм алдылар», – дип ассызыклады ул. 

"Гаилә" илкүләм  проекты составындагы икенче төбәк проекты - "Күп балалы гаилә" проекты. Ул күп балалы гаиләнең уңай образын формалаштыруга һәм Россиянең 2030 елга кадәр һәм 2036 елга кадәрге чор өчен милли үсеш максатларын тормышка ашыру кысаларында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, гаиләне яклау, 2030 елга кадәр ярлылык дәрәҗәсен 7% тан кимрәккә, 2036 елга кадәр 5% тан кимрәккә төшерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән.

«Күп балалы гаилә» проекты кысаларында 2025 елдан күп балалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә өстенлекле ярдәм күрсәтелә. Социаль контракт – 2030 елга ярлылык дәрәҗәсен 7% тан түбәнрәк һәм 2036 елга 5% тан түбәнрәк, шул исәптән күп балалы гаиләләрнең ярлылык дәрәҗәсен 2030 елга 12% ка һәм 2036 елга 8% ка кадәр киметү бурычын хәл итү өчен нәтиҗәле корал ул.

"Социаль контрактларны гамәлгә ашырганда гаиләләр үсешләрендә ышанычлы хәрәкәт итәләр, – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова, –  чәчтарашханә, тегү һәм ремонтлау остаханәләре ачалар, косметологик хезмәтләр күрсәтәләр, җитештерү, автомобиль хезмәтләре күрсәтәләр, ярдәмче хуҗалык алып баралар, электрон сәүдә белән шөгыльләнәләр».

Шулай ук бүген утырышта «Бердәм Россия» фракциясенең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды. Фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, хисап чорында 8 утырыш уздырылган, 29 мәсьәлә каралган. "Депутатларның Хөкүмәт әгъзалары белән очрашулары практикасы дәвам итте. Бүген безнең өчен Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады", – диде Юрий Камалтынов.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International