Бизнесны җаваплы алып бару үсеше турында закон кабул ителде

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе, 12:03

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында бизнесны җаваплы алып баруны үстерү турында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты бизнесны җаваплы алып бару системасын кертү юлы белән республиканың тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру максатларында эшләнгән.

Документ бизнес үсеше критерийларын билгели һәм Милли стандарт нигезендә хокукый статус нигезләрен беркетә.

Бу максатларда законда «бизнесны җаваплы алып бару» һәм «эшкуарлык эшчәнлегенең җаваплы субъекты» төшенчәләре кертелә, бизнесны җаваплы алып баруны үстерү өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкаләтләрен бүлү, шулай ук бизнесны җаваплы алып баруны үстерү өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларын билгеләү тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International