Депутат Игорь Бикеев Татарстанның иң яхшы мәгърифәтчесе дип танылды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе, 16:04

Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры, Россия «Белем» җәмгыяте лекторы  Игорь Бикеев Татарстанның иң яхшы мәгърифәтчесе дип танылды.  Җиңүчеләрне составына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары һәм министрлары, күренекле дәүләт эшлеклеләре, фән, сәнгать, бизнес һәм спорт вәкилләре кергән жюри бәяләде.  

2024-2025 елларда Игорь Бикеев кырыктан артык төрле лекцияләр белән чыгыш ясаган, шул исәптән телевидение һәм радио аша да. Шулай ук матбугат әһелләренә төрле темаларга кагылышлы 50дән артык эксперт җаваплары биргән. Аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге Россия Федерациясен һәм дустанә дәүләтләрне, шул исәптән БРИКС берләшмәсендә катнашучы дәүләтләрне һәм партнер илләрне үз эченә ала, йөзләрчә мең тыңлаучыга, тамашачыга һәм укучыга кагыла. Чыгышларның аерым циклы Украина неонацистлары тарафыннан каты һөҗүмнәргә дучар булган Курск өлкәсе халкына адресланган.

Быел жюри хөкеменә Россиянең 30 төбәгеннән һәм дүрт илдән 112 номинантның проекты тәкъдим ителгән, беренче тапкыр илнең 89 субъектының һәрберсендә «Иң яхшы төбәк мәгърифәтчесе» һәм «Иң яхшы мәгърифәтчелек» проекты билгеләнгән. Алар тарихта беренче тапкыр  «Белем. Премия» регион бүләкләрен алган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International