Вячеслав Володин татарстанлыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

2025 елның 30 декабре, сишәмбе, 14:41

РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллаган.

"Бу якты бәйрәмнәрдә яхшыга өметләнәбез. Мөһим вакыйгалар белән тулы узган ел, Россия - көчле суверен дәүләт, ул сынауларны җиңә һәм кешеләрнең иминлеген арттыруга юнәлдерелгән бурычларны хәл итә, дип күрсәтте. 2026 ел илгә уңыш һәм һәр йортка бәхет китерсен. Сезгә сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр юллыйм”, - диелә телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International