Фәрит Мөхәммәтшин Казан укучысының Яңа ел хыялын тормышка ашырды

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе, 17:14

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин метро машинисты ролендә булырга хыялланган уналты яшьлек Илдар Хәлиевнең Яңа ел теләген чынга ашырды.

Үзенең хыялы турында укучы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе сайтында язган иде. 24 декабрьдә Татарстан парламенты башлыгы Дәүләт Советы холлына куелган  чыршыдан Илдарның открыткасын кисеп алды. Илдар – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән тугызынчы сыйныф укучысы, әти-әнисе һәм сеңлесе белән Казанда яши. Илдарның үзен метро машинисты ролендә сынап карау теләге беренче тапкыр ул җир асты транспортында йөргәннән соң барлыкка килә һәм шуннан бирле метрополитен темасы белән мавыга башлый. 

Бүген Илдар, 61 нче Казан мәктәбендә дәресләре тәмамлангач, әнисе Гөлназ Хәлиева белән бергә «Яшьлек» метро станциясенә төште, аны  Казан метрополитены хезмәткәрләре көтеп тора иде. Илдар метро вагонында «Әмәт» станциясенә кадәр барды, электр составының хәрәкәтен күзәтте. 

«Әмәт» метро станциясендә Илдар Халиевны тикшерү буенча инспекторлар эше белән таныштырдылар, жетоннар, турникетлар сату буенча терминалларның ничек эшләвен күрсәттеләр. Кунак егет һәм аның әнисе станциягә поездларның ничек килүен, пассажирларны утырту һәм төшерү ничек алып барылуын карадылар. Шулай ук укучы поездлар белән идарә итү пунктында булды, анда зур экранда бөтен станциянең эшен күзәтеп була.

Хәлиевлар гаиләсе өчен экскурсия электродепода дәвам итте. Кунаклар поездларның кайда «кунуын» һәм аларны кайда ремонтлауларын карадылар. Техник хезмәт күрсәтү пунктында Илдарга поездларның берсендә машинист кабинасын күрсәттеләр. Ә уку сыйныфында егетне сюрприз – «Русич»  маркалы электропоезд тренажеры көтә иде, анда ул үзен машинист ролендә сынап карады. Биредә аңа электропоезд белән идарә итүнең барлык нечкәлекләре – станциягә ничек керергә, станцияләр арасында нинди тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Бүген Илдарга Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан һәм Казан шәһәренең "Метроэлектротранс" предприятиесеннән истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.  

Үзенең тәэсирләре белән уртаклашып, Илдар бу экскурсиянең онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итүен билгеләп үтте, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.  

«Барысы да ошады! Онытылмаслык хисләр! Уку үзәгендә булу аеруча көчле тәэсирләр калдырды, анда мин тренировкалар вагонында булдым һәм машинистларның ничек эшләвен, поездларның ничек йөрүен күрә алдым, транспорт процессын оештыруның бөтен катлаулылыгын аңладым. Хыялымны тормышка ашырганыгыз өчен зур рәхмәт – алар минем хәтеремдә мәңгегә калачак», – диде Илдар журналистлар белән аралашканда.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International